tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европа татарлары кабат очраша
Европа татарлары кабат очраша

Европа татарлары кабат очраша

6-8 апрель көннәрендә Чехиянең Брно шәһәрендә “Европа татарлары Альянсы” Идарәсенең киңәйтелгән утырышы узачак. Бу чарага Европаның 17 иленнән 50 кеше киләчәк.

6 апрель  көнне делегатлар “Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре” Форумы ачылу уңаеннан оештырылган Татарстан сәнгать осталары концертын караячак.

7 апрель көнне киңәйтелгән утырышка җыелган делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләр дип көтелә. Шулай ук, утырышта Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Россия Тышкы эшләр министрлыгыннан  Николай Барабанов та катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында Болгариядән Альбина Вәлиева, Литвадан Зилә Кәримова, Венгриядән Рита Хәсәнова, Словакиядән Тәлгать Измайлов, Польшадан Ежи Шахуневич, Голландиядән Рөстәм Хөсәенов, Франциядән Гүзәл Агишина, Германиядән Венера Вагизова, Эстониядән Фәүзия Һадиуллина, Германиядән Бари Дианов, Бельгиядән Регина Вәлиева да бар. Алар туган телнең сакланышы, “Европа татарлары Альянсы” каршында эшмәкәрләр клубы оештыру, Евросоюзга кергән илләрдә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүдә татар әшмәкәрләренең роле, татар халкының этномәдәниятен туплау, берләштерү һәм үстерүдә татар матбугатының роле , халыкара эшчәнлек турында фикерләшәчәкләр. Чараны “Европа татарлары Альянсы” рәисе Флюр Шәрипов алып барачак. Бу киңәйтелгән утырышта “Европа татарлары Альянсы”на яңа әгъзалар да алу күздә тотыла. Шулай ук, резолюция дә кабул ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*