tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күп илләрдә булдым, ләкин Татарстан – иң матур урын”, – ди “Европа татарлары” альянсы рәисе.
“Күп илләрдә булдым, ләкин Татарстан – иң матур урын”, – ди “Европа татарлары” альянсы рәисе.

“Күп илләрдә булдым, ләкин Татарстан – иң матур урын”, – ди “Европа татарлары” альянсы рәисе.

“Күп илләрдә булдым, Европа илләрендә дә, Америкада, Азиядә дә булдым, әмма Татарстан – иң матур урын”, – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгән “Европа татарлары” альянсы рәисе, Литвадан Флюр Шәрипов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Ул Татарстанның төп “алтын”ы, хәзинәсе татар халкы булуын билгеләп узды. “Татар халкы – матур кешеләр, эш сөючән, кунакчыл, толерант, тәртипле халык. Мин үземнең татар булуым белән горурланам”, – дип белдерде Флюр Шәрипов.

Әңгәмәдәш альянста 17 илдән вәкилнең 29 җәмгыятькә берләшкәнен әйтте. “Бу – татарларның иң зур җәмгыяте”, – диде ул. Флюр Шәрипов съезд эшендә катнашырга альянста исәпләнүче 100 дән артык кеше килүен билгеләп узды. Ул “Европа татарлары” альянсының иң мөһим бурычы – Европадагы кешеләргә безнең татар мәдәниятен күрсәтеп, абруебызны күтәрүдән гыйбарәт булуын билгеләп узды. “Татарлар телне, мәдәниятне дә белмәсә, без кемгә кирәк?! Шулай булгач, безгә телне, мәдәниятне сакларга тырышырга кирәк. Ә татарлар тырыша да, Евросоюзның барлык илләрендә диярлек татар оешмалары бар. Европа мәйданчыкларында татар мәдәниятен күрсәтеп, без Татарстанга татар милләтен популярлаштырырга ярдәм итәбез. Татарстан, үз чиратында, безгә булыша. Кая гына киңәйтелгән утырышлар, конференцияләр уздырсак та, республика җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге һәркайда катнаша. Резолюцияләрдә теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүне сорап, Татарстанга мөрәҗәгать итәбез”, – дип белдерде Флюр Шәрипов.

“Без зур мәйданчыкта, бергәләп, зур проектларны тәкъдим итәргә ниятлибез. Бергә булсак, эшне алып барып була. Өч төп бурыч бар – беренчедән, күмәк һәм бердәм булу, икенчедән, телне, мәдәниятне саклау, өченчедән, без Татарстан белән бергә эшләргә тиеш”, – ди ул. Флюр Шәрипов быел язын Оксфорд университетында татарлар тарихы буенча фәнни конференция уздырылганын искәртеп узды. “Без Европада яшәүче татарларның интеграция процессларына анализ ясау һәм гомумиләштерү проектын башлап җибәрдек. Аның нәтиҗәсе буларак Европада яшәүче татарлар турында берәр хезмәт язылырга тиеш”, – диде Флюр Шәрипов.

Флюр Шәрипов альянсның 2013 елда барлыкка килгәнен, гамәлгә кую съезды Евросоюзда, Брюссельда булганын искәртте.

Гөлнар Гарифуллина, “Татар-информ”

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145537/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*