tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтпәрвәр Гали Акышның тууына 100 ел!
Милләтпәрвәр Гали Акышның тууына 100 ел!

Милләтпәрвәр Гали Акышның тууына 100 ел!

14 гыйнварда   җәмәгать эшлеклесе, чит илләрдә яшәүче татар мөһаҗирләренең  күренекле вәкиле, журналист Гали  Акышның тууына  100 ел тулды.

Гали Акыш 1918 елның 14 гыйнварында Төньяк Манчжуриянең Хайлар шәһәрендә татар мөһаҗирләре Латифа һәм Хисаметдин гаиләсендә туган.Ата-бабалары  Пенза губерниясенең (хәзерге Мордовия) Татар Юнәлесе авылыннан Ерак Шәрыкка, Кытайга күчкән.

Ул башлангыч белемне Төркиядә ала, Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында укый. 30-40 елларда Гали Акышның Төркиядә яшәгән татар  язучысы һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның ярдәмчесе һәм сәркатибе вазыйфаларын үтәве  яшь тарихчының карашларына тәэсир итә. “Азатлык” радиосында 17 ел дәвамында тапшырулар алып баручы булып эшләгәннән соң, Гали Акыш лаеклы ялга чыга.Ул татар милләте язмышына һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган рус, татар, төрек телләрендә язылган берничә китап һәм 60 лап мәкалә авторы.

Совет режимы вакытында ул  дөнья сәясәтендә татар дәгъвасы, милләт мәнфәгате турында берничә фәнни хезмәте, мәкаләләре, радио аша чыгышлары белән билгеле була.

Гали Акыш  90 еллардагы  күтәрелеш чорында беренче тапкыр ата-бабалар туган җиренә кайткач, милли җәмәгатьчелектә татар халкын яклаучы абруйлы әдип, сәясәт белгече буларак таныла. Ул чит илләрдә яшәүче күренекле шәхесләрне туплап, Бөтендөнья татар лигасы оештырды һәм аның беренче җитәкчесе булды. Ул чорда Татарстандагы милли хәрәкәткә ярдәм итүче була.  Татар халкының рухи азатлыгын, мәдәни үсеше өчен төрле көчләрнең берләшүен, милләтпәрвәләрнең мөстәкыйллеккә омтылучы Татарстанны яклаучы Гали Акышның исеме  Яр Чаллы лицейларының берсенә бирелә. Ул “Ватан” җәмгыяте, Бөтендөнья татар когрессы чакыруы буенча Татарстанга, ата-бабалары туган ягына кайтып, татар җәмәгатьчелеге белән очрашып тора.

Гали Акыш гомеренең соңгы елларында Төркиядә яши, 2011 елның 11 июлендә Анкара шәһәрендә вафат була. Аның эшчәнлеге һәм тормыш юлы милләтебезнең һәм татар мөһаҗирләре тарихының үзенчәлекле сәхифәсе булып тора.

                                                              Римзил Вәлиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*