tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россиянең Австриядәге Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский белән очрашты
Милли Шура рәисе Россиянең Австриядәге Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский белән очрашты

Милли Шура рәисе Россиянең Австриядәге Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский белән очрашты

Бүген Венага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең Австрия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский белән очрашты.

Очрашуда Милли Шура рәисе Татарстан җиреннән кайнар сәламнәрен җиткерде, Ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ауропа татарлары альянсы»  халыкара ассоциациясе эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук Васил Шәйхразиев Европа территориясендә 100 меңгә якын татар яшәвен билгеләп үтте. Ул шулай ук Таллинда узган Европа Сабан туе, милли бәйрәмнең төрле халыкларны берләштерүдәге роле турында сөйләде. Шулай ук “Татарча диктант” белем бирү акциясе турында да мәгълүмат бирде.

Илче, үз чиратында, Австриядә яшәүче ватандашлар тормышы турында сөйләп узды, соңгы елларда яшь буынның актив килүен билгеләп узды. Шулай ук Россия һәм Австрия арасында яхшы сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр, Казан белән туризм өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде. Илче талантлы опера җырчысы Аида Гарифуллина турында да җылы сүзләр әйтте.

“Илчелек белән янәшә урам бәйрәмнәре уза. Шуларга милли калорит та кушылса, бик әйбәт булыр иде. Узган ел бирегә Мәскәүдән иҗат коллективы килгән иде, Казаннан да коллективны күрү яхшы булыр иде», – диде Дмитрий Любинский.

Васил Шәйхрәзиев әлеге идеяне хуплады һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында аның актуальлеген билгеләп үтте.

Казан искиткеч шәһәр, ди илче. Ул туризм буенча элемтәләрнең ныклыгы турында әйтте. Австриялеләрнең Мәскәү, Петербургка гына түгел, Казанга турист буларак күпләп баруларын билгеләп китте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*