tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендәге “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Муса Җәлилгә багышланганн зал ачылачак
Нижневартовск шәһәрендәге “Патриот” балалар  һәм яшүсмерләр үзәгендә Муса Җәлилгә багышланганн зал ачылачак

Нижневартовск шәһәрендәге “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Муса Җәлилгә багышланганн зал ачылачак

19 гыйнварда Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы, музейның баш рәссамы Тимур Матвеев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының  хезмәткәре Азат Садриев булдылар. Алар “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган зал ачу өчен башкарыласы эшләр турында  фикер алыштыар.

Нижневартовск шәһәрендә яшәгән 278 мең халыкның 40 меңнән артыгы татар, алар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгәннәр. 46 еллык шәһәр тарихында аның иң беренче урамнарының берсенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелгән. 2007 елда Нижневартовск шәһәре “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә Муса Җәлил һәйкәле ачылган иде.

Бу  сәфәр Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Нижневартовск шәһәре “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгенең директоры Кадров Фаил Мансур улы белән очрашуда Муса Җәлилгә багышланган залның концепциясе, тәкъдимнәр каралды. Моннан соң җирле татар милли мәдәни мохтарияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Рафаил Мөхәммәтҗанов кунакларны иҗтимагый үзәк белән таныштырды, оешманың активы белән очрашу да уңышлы узды. Көн тәртибендә татар һәм башкорт китаплары бүлеге булган Нижневартовск шәһәренең 5 нче санлы китапханә мөдире Зөлфия Заһидуллина белән очрашу да кызыклы иде. Ул китапханәнең эшчәнлеге һәм татар әдәбияте, мәдәниятенә бәйле  чаралар белән таныштырды. Программаның дәвамы буларак Нижневартовск шәһәре төбәк тарихын өйрәнү музее һәм Милли мәдәниятләр үзәгендәге очрашулар да уздырылды.

Автор: Азат Садриев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*