tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 170)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде

Бүгенге көнгә Татарстанның Азнакай районында 68 иҗтимагый оешма эшләп килә. Шушы көннәрдә алар янә бергә артты: “Ак калфак” татар хатын-кызларының Азнакай иҗтимагый оешмасы төзелде. Оешма советы 20 кешедән тора, аның рәисе – Эльвира Галиева. “Ак калфак” үзенең төп максатын татар халкының милли гореф-гадәтләрен яңарту, үстерү, гаиләләрнең ныклыгын, татулыгын арттыру, балаларыбызны әби-бабайларның яхшы үрнәгендә тәрбияләү кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып баруда күрә. ...

Дәвам »

Иске “яңа” мәхәллә

Совет чорында онытылырга мәҗбүр ителгән “мәхәллә” сүзе көндәлектә соңгы арада ешрак яңгырый. Тик сүзне гомумкулланышка кайтару мәсьәләнең бер ягы булса, мәхәллә тормышын оештыру, эшчәнлеген дөрес юнәлешкә бору – икенче һәм иң мөһим момент. Бүген Фәннәр академиясендә “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” дигән Халыкара конференция уза. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә ...

Дәвам »

Болгарда ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышланган тантана узачак

Изге Болгарда ЮНЕСКО билгесен урнаштыру урыны әлегә төгәл бигеле түгел. Хәзерге вакытта ике вариант карала. Аларны ЮНЕСКО институтлары белән килештерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Болгар тарихи-археологик комплексының Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, быел август аенда Болгарны рәсми рәвештә бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәле дип тану турындагы сертификат ...

Дәвам »

Кырымда татар хатынының хәле ничек?

Бүген, 25 июньдә, Кырым инженер-педагогик университетында ярымутрауда яшәүче  татар хатын-кызларының  беренче республика конференциясе үтәчәк. Аның темасы: “Кырым Республикасында татар хатын-кызларының актуаль проблемалары”. Ханымнар көн үзәгендә торган мәсьәләләрне барлап, чишү юллары эзләү белән мәшгуль булачак.

Дәвам »

Данлыклы Карабаш авылында яңа мәчет ачыла

26 июньдә Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла. Инкыйлабка кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет, Аллага шөкер, эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике мәчетле булырга әзерләнә. Узган ел рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт “Карабаш тәҗвиде” ...

Дәвам »

Канада Сабантуе гаилә бәйрәме кебек узган

22 июньдә Торонто шәһәрендәге паркларның берсендә (G. Ross Lord Park) Канадада яшәгән милләттәшләребез Сабантуена җыелган булган. Сабантуй күңелле, гаилә бәйрәме кебек узган. Фотолар Фэйсбуктагы Торонто татарлары битеннән алынды

Дәвам »

Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды

Елховой авылы мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте, авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырылган «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны” темасына дини-мәдәни чара булып узды. Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова, ...

Дәвам »

Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

Көн яңгырлы булуга карамастан, сәяхәтне оештыручылар тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык күңелсезләнергә урын калдырмады. Изге Болгар җирендә Әлмәттән килүчеләр өчен махсус чатырда чәй табыны, казанда пешерелгән пылау әзерләнде.

Дәвам »