tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 180)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар

20 майда Татарстанның Чистай шәһәрендә (борынгы исеме – Юкәтау) җирле халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Чистай” мәдәни үзәктә үтте. Спектакль алдыннан тамашачыларны Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Чистай татар халык театры җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов сәламләделәр. Спектакльгә Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык ...

Дәвам »

“Умырзая”лылар Татарстан Президенты бүләген Омскида каршы алдылар

Мартта 25 еллык юбилеен бәйрәм иткән “Умырзая” татар-башкорт ансамбленә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк иткән иде. Бу турыда бәйрәм кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев әйтеп шатландырган иде. Инде шушы көннәрдә кадерле бүләк иясенә Омски шәһәренә килеп җитте. “Умырзая”лылар аны каршы алуны тантана итеп оештырдылар. “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле 1989 елда Ләлә Алимова һәм Фәрит ...

Дәвам »

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы (фоторепортаж 2 кисәк)

Фоторепортажның 2 өлешендә 15 майда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Р.Зәйдулланың "Үлеп яратты" әсәре буезнча спектаклен караган мизгелләр. Һәм 16 майда шулай ук Камал театрында пленар утырышының иртәнге өлешендә төшкән фотоларны күреп була.

Дәвам »

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы (фоторепортаж)

Фоторепортажның 15 майда делегатларның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына килүләрен, теркелү, очрашу моментларын күреп була.

Дәвам »

Казанда II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы башланып китте

15 май көне иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы делегат ханымнарын теркәү башланды.

Дәвам »