tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 216)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Яшел Үзән шәһәрендә “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” республика фәнни–гамәли конференциясе узды

10 нчы декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә (Татарстан) "Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле" дигән Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган республика фәнни–гамәли конференциясе узды.

Дәвам »

Айдар Гайнуллин Мәскәүдә яңа ел концерты бирә

26 декабрьдә Мәскәүнең халыкара музыка йортының театраль залында танылган музыкант Айдар Гайнуллин Яңа ел бәйрәменә багышланган концерт бирәчәк. Сәхнәдән иң билгеле, зур популярлык казанган танго көйләре яңгыраячак. Тамашачылар хозурына Астор Пьяццолла, Анхель Вилольдо, Родольфо Фальво, Ежи Петерсбурский һәм Айдар Гайнуллин үзе иҗат иткән могҗизалы танго музыкасы тәкъдим ителәчәк. Тамаша “Яңа елның сөю тангосы” (“Новогоднее танго любви”) дип атала. Айдар белән бергә татар тамашачысына яхшы ...

Дәвам »

Балтач җәмигъ мәчетенә 20 ел

5 декабрьдә Балтач (Татарстан) үзәк мәчете төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, җирле халык катнашында мәчет бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-хатыйбы Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Бәйрәмдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җыелган бар халыкны мөфти Камил хәзрәт исеменнән котлады. Рөстәм хәзрәт мөфтинең сәламләү сүзләрен җиткереп, Балтач районы имам-хатыйбы Җәлил ...

Дәвам »

Сахалиндагы “Дуслык” ансамбле концерт бирде

Якшәмбе, 8 декабрьдә, Южно-Сахалинск шәһәренең "Родина" мәдәният йортында җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче "Дуслык" ансамбле үзенең хисап концертын тәкъдим итте.

Дәвам »

Казан балалары Кыш бабайга хат җибәрә ала

7 декабрьдә “Казан бистәсе” утарында Кыш бабайга хат җибәрү өчен почта ящигын ачу тантанасы үтте. Хәзер кечесе, олысы – теләгән һәркем Кыш бабайга хат юллый ала. Кыш бабай һәм аның ярдәмчеләре һәр хатка җавап язып, теләкләрне үтәргә тырышачак. Бәйрәм алдыннан могҗизаларга ышанасы килә бит!

Дәвам »

Татар конгрессының киңәйтелгән утырышы эшен тәмамлады

Бүген 7 декабрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышының пленар өлеше узды Башкарма комитет әгъзаларын, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләрен, чакырылган кунакларны Татарстан Президенты киңәшчесе Радик Гыйматдинов Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Татарстан һәм татар дөньясы бергәлеге зур әһәмияткә ия булуын аеруча ассызыклады. 2013 ел нәтиҗәләре һәм 2014 елга корылган план, шулай ук татар ...

Дәвам »