tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 219)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Казанда “Яшь татар лидеры мәктәбе” ачылачак

4-9 декабрьдә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге чираттагы "Яшь татар лидеры мәктәбе"н ачып җибәрәләр.

Дәвам »

Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче

30 ноябрьдә Зөлфия Камалова һәм Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) Казандагы Актерлар йортында бергәләп концерт бирәчәкләр. Музыкантлар үзләре әйтүенчә, бу бик тә үзенчәлекле тамаша булачак.

Дәвам »

Нәҗип Җиһанов музее Арчага бара

28 ноябрьдә композитор Нәҗип Җиһановның Казандагы музее Арчаның балалар музыка мәктәбендә күчмә чара үткәрә. Әлеге очрашу – “Музыка дөньясына безнең белән” циклыннан. Балалар композитор турында видеофильм караячаклар, аларга музей хакында сөйләячәкләр. Белешмә өчен: Нәҗип Җиһанов – татар совет композиторы. “Муса Җәлил”, “Алтынчәч” опералары белән аеруча танылу алган иҗади шәхес.

Дәвам »

Нияз Даутов: опера сәнгатендә кабатланмас исем

27 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Дж.Вердиның “Реквием”ы яңгыраячак.

Дәвам »

Әзһәр Шакиров китабын укучыларга тәкъдим итә

28 ноябрьдә 18 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу һәм артистның “Язмыш” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Керү ирекле. 2007 елда нәшер ителгән “Язмыш” китабы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров иҗатына багышлана. Китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе – Шамил Закиров. Китапта Әзһәр Шакировның гаиләсе, иҗат башлангычы, ...

Дәвам »

Камал театрында Гөлсем Исәнгулованың юбилей кичәсе үтте

26 ноябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында данлыклы "щепкинчы"ларның берсе - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулованың бик матур юбилей кичәсе үтте.

Дәвам »