tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 221)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Гаиләдә әти тәрбиясе абруе һәм әтиләр җаваплылыгы артырга тиеш

Бала һәряклап камил тәрбия алуы өчен, аңа әтисенең дә, әнисенең дә тәрбиясе кирәк. Халкыбызда ата сүзеннән чыккан, әтисенә хөрмәт күрсәтмәгән кешегә ихтирам булмаган. Ата кеше җилкәсендә исә гаиләсе өчен тулы җаваплылык булган. Бу турыда Татарстандагы Азнакай шәһәре әтиләре ныклап уйлана башлаган, күрәсең. Азнакай шәһәренең мәгълүмати-методик үзәк базасында әтиләр берлеге утырышы узды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30 кеше катнашты. Алар мәгариф ...

Дәвам »

Пензада “Яратам сине, туган ягым” конкурсы тәмамланып килә

23 ноябрьдә Пензаның “Кагау” сәүдә үзәгендә “Яратам сине, туган ягым” конкурсын йомгаклаучы җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узачак. Әлеге бәйге Көзге нәтиҗәләр ассамблесы кысаларында һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Конкурсның оештыручысы һәм үткәрүчесе – төбәк татарларының милли-мәдәни автономиясе аны балаларда яәм яшүсмерләрдә туган якка мәхәббәт, яшь авторларны барлау максатыннан уздыра. Бәйгегә катнашучылар яшьләренә карап өч төркемгә бүленәләр: 6 яшьтән ...

Дәвам »

“Йөрәкләрдә әйтеп бетергесез кайгы, сагыш, күзләребездә яшь…”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән Татарстаныбызга килгән зур кайгыны уртаклашу сүзләре тулы хатлар килә. “Татарстан Президенты Рөстәм әфәнде Миңнехановка Аллаһ мәдәд-түземлек бирсен!  безне Аллаһ рәхмәт әйләсен! Шул авиа һәлакәттә вафат булган бөтен мөселман кардәшләре Аллаһ рәхмәт әйләсен! Аллаһ Тәгалә шундый фаҗигаләрдан Татарстан халкын сакласын”, – дип яза Төрки һәм шәркый телләрдә сөйләшүче үә көнчыгыш ...

Дәвам »

Милләттәшләребез авыр кайгыны уртаклаша

Бар милләтәшләребезне тетрәндергән һава һәлакәтеннән соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына кайгынамәләр килеп тора. Австралиядән Ирек Гариф менә мондый сүзләр юллаган: “Барча татарстанлыларның һәм Татарстан Илбашыбызның Рөстәм әфәнде Миңнехановның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Авиа фаҗигасендә вафат булганнарның авыр туфраклары җиңел булсын иде. Аллаһы Тәгалә якыннарына күркәм сабырлыклар насыйп итсен иде. Башларыгыз исән-сау булсын. Үлем килсә, алып китә, Якты дөньядан аерып. Калганнарны ...

Дәвам »

Җилкәбезгә күтәрә алмаслык булып кайгы төште…

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына кичә Казанда булган һава һәлакәтендә вафат булганнарның рухына дога кылып, якыннарына күркәм сабырлык теләп язылган хатлар килүе дәвам итә.

Дәвам »

Милләттәшләребез һава фаҗигасендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребездән Татарстаныбызга килгән зур кайгыны уртаклашу хатлары килә. Таҗикстаннан Нурия Якупова, Эстониядән Маарду шәһәрендәге татар җәмгыятенең рәис урынбасары Эльмира Прокуророва, Франциядән Әлфия Азиатова, Үзбәкстан татарлары исеменнән Ташкенттагы татар мәдәнияте үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин, Казахстандагы Җаекта эшләүче татар мәдәнияте җәмгыятенең идарә рәисе РишатХәйруллин очкыч казасында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары исеменә сабырлыклар ...

Дәвам »

Татарстанга бик зур кайгы килде

Якшәмбе көн кичке сигезенче яртыда Казан аэропортында зур фаҗига булды. “Татарстан” авиакомпаниясенең Мәскәүдән Казанга килүче Боинг 737 очкычы утырган вакытта һәлакаткә дучар булды. Очкычта булган 44 юлаучы һәм 6 кеше экипаж шартлау вакытында барысы һәлак булды. Күбесе – Татарстан кешеләре. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек тә булган. Һәлакатнең сәбәпләрен тикшерү өчен махсус хөкүмәт комиссиясе төзелде. 18 ...

Дәвам »

Себердәге Ямбай мәктәбе юбилеен үткәрде

Төмән өлкәсе мәгарифендә лаеклы урын алып торган Ямбай урта мәктәбенең хәзерге бинасына 45 ел, мәдрәсә-мәктәпнең мәгариф халык комиссариаты карамагында эшли башлавына 95 ел тулу хөрмәтенә матур чара әзерләнгән.

Дәвам »

Пушкинода татар ханымнары “Дөнья ашъяулыгы” чигүдә катнашалар

Мәскәү өлкәсендә Пушкино шәһәрендә төрле милләт ханымнары бергәләшеп “Дөнья ашъяулыгы” чиккәннәр. Озынлыгы 5 метр, киңлеге 90 сантиметр булган тукыма татар, украин, еврей һәм башка халыкларның милли бизәкләре һәм чигү алымнары кулланып чигелгән. Бу проектка Пушкино шәһәрендә Хәмдия Рамаева җитәкләгән “Вазыйфа” татар милли-мәдәни автономия ханымнары катнашкан. Алар халкыбызга хас ачык төсләрне кулланып чәчәкле-яфраклы бизәкләр чиккәннәр. Әлфия Миңнуллина

Дәвам »