enrutat
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 222)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Южно-Сахалинскта үткән самбо бәйрәменә легендар Рәис Рәхмәтуллин килде

Южно-Сахалинскта Россиядә самбо кабул ителүнең 75 еллыгына багышлап  бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә танылган самбочы, күп мәртәбәләр Россия һәм дөнья чемпионы исемен яулаган милләттәшебез Рәис Рәхмәтуллин да хөрмәтле кунак буларак чакырылган иде. Тантаналы чарада Сахалин өлкәсенең самбо көрәше федерациясе вәкилләре һәм милли, шул исәптән татар иҗади коллективлар катнаштылар. Бераз алда, 16 ноябрьдә легендар спортчы туып үскән Түбән Новгородта Рәис Рәхмәтуллинны профессиональ спорттан ...

Дәвам »

«Туган тел» җыелышы милләтебезне саклау мәсьәләләренә багышланды

Ноябрьнең егермесендә Самара Дуслык йортында иң өлкән татар җәмгыяте – “Туган тел” үзенең еллык җыелышын уздырды. Алдагы елларда җәмгыятьтә әгъзадә генә испләнгәннәрне әгъзалыктан төшереп калдырдылар. Хәтта Шурага (Совет) кергән биш кешене төшереп калдырып, яңаларны керттеләр. Җәмгыятьнең президенты Гомәр углы Ильяс Шәкүров озын-озак нотык тотты. Самара татарлары алдында торган проблемнарга тукталды. Ә ул проблем татар телен саклауга барып тоташа. Монда борчылуларга ...

Дәвам »

Стәрлетамакта фольклор көннәре узды

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә халык авыз иҗаты мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция һәм фольклор бәйрәме узды. Чара Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә 20 ноябрь көнне «Мәдәниятләр диалогында фольклор» исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе белән ачылды. Анда Башкортстан дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты, Башкортстан Фәннәр академиясе, Казан, Чабаксар, Мари-Элдан килгән галимнәр катнашты. Конференциядә фольклорны өйрәнү һәм саклауның тиешле дәрәҗәдә ...

Дәвам »

Магнитогорски укытучылары Казан мәктәпләре белән таныша

20 ноябрьдә Казанга Магниторск шәһәреннән бер төркем укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы вәкилләре килделәр. Берничә көн дәвамында алар Казанның иң яхшы мәктәпләренең эш алымнары, кулланган методикалары белән танышалар. Шулай ук Казанның мәгариф идарәсендә һәм Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгында очрашулар уза. Бүген кич төркем Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашачак.

Дәвам »

Болгарда Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды

19 ноябрь көнне Болгарның «Ак мәчете»ндә Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды.

Дәвам »

Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады

Актау шәһәренең (Казахстан) 6 мәктәбе базасында якшәмбе татар мәктәбе ачылды. Аны «Болгар» татар этномәдәни берләшмәсе оештырып җибәрде. Бу эштә аларга Мангистау өлкәсендәге Казахстан халыклары ассамблеясы һәм «Согласие» халык фонды булышлык итте. Якшәмбе мәктәбендә татар һәм казах телләре, хореография һәм татар халык биюләре тарихы дәресләренә йөреп була. «Болгар» берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Бернеева әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә яшенә, милләтенә карамый теләгән кеше килеп, ...

Дәвам »

Төмәндә себер татарлары теле көне үтәчәк

29 ноябрьдә Төмәндә себер татарлары көне үткәрелә. Чараны Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрә. Программада «Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте» исемле экскурсия, «Тел- халыкның җаны» әдәби кунакханә һәм «Себерем минем» дип аталган концерт. Шулай ук әлеге көн чаралары арасында «Себер татарлары ашлары» исемле конкурс-күргәзмә үткәрелә. Бәйге Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә үтәчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы сайты.

Дәвам »

Әстерхандагы «Дуслык» җәмгыяте халкыбыз тарихын яхшы белүе белән танылды

Әстерханда «Халыклар дуслыгы» исемле милли мәдәниятләрнең өлкә фестивале үтте. Бу чараны өлкәнең яшьләре эшләре буенча агентлыгы һәм Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырды. Һәм фестиваль музей-тыюлык базасында үткәрелде дә. Биредә милли-мәдәни оешмаларның яшьләр бүлекчәләре оештырган күргәзмә эшләде. Анда Әстерхан өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышып була иде. Милли киемнәрнең һәм музыка уен коралларының төрлелеге, милли ашларның тәме, тел, гореф-гадәтләрнең байлыгы жюрины ...

Дәвам »

Гаиләдә әти тәрбиясе абруе һәм әтиләр җаваплылыгы артырга тиеш

Бала һәряклап камил тәрбия алуы өчен, аңа әтисенең дә, әнисенең дә тәрбиясе кирәк. Халкыбызда ата сүзеннән чыккан, әтисенә хөрмәт күрсәтмәгән кешегә ихтирам булмаган. Ата кеше җилкәсендә исә гаиләсе өчен тулы җаваплылык булган. Бу турыда Татарстандагы Азнакай шәһәре әтиләре ныклап уйлана башлаган, күрәсең. Азнакай шәһәренең мәгълүмати-методик үзәк базасында әтиләр берлеге утырышы узды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30 кеше катнашты. Алар мәгариф ...

Дәвам »

Пензада «Яратам сине, туган ягым» конкурсы тәмамланып килә

23 ноябрьдә Пензаның «Кагау» сәүдә үзәгендә «Яратам сине, туган ягым» конкурсын йомгаклаучы җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узачак. Әлеге бәйге Көзге нәтиҗәләр ассамблесы кысаларында һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Конкурсның оештыручысы һәм үткәрүчесе — төбәк татарларының милли-мәдәни автономиясе аны балаларда яәм яшүсмерләрдә туган якка мәхәббәт, яшь авторларны барлау максатыннан уздыра. Бәйгегә катнашучылар яшьләренә карап өч төркемгә бүленәләр: 6 яшьтән ...

Дәвам »