tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 223)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

“ТНВ-Планета” Канадагы татарлары тормышы турында сюжет төшерәчәк

"ТНВ-Планета" телеканалының иҗат төркеме шушы көннәрдә Канадага атналык сәфәргә чыгып китә. Исәпләре - бу илдәге татарлар тормышы турында тапшыру төшерү.

Дәвам »

Себердә күңелдәге көйләр яңгырый

23 ноябрьдә Кемерово өлкәсендәге Березовский шәһәренең 14 санлы музыка мәктәбендә Новосибирски шәһәреннән килгән башкаручылар: җырчы Людмила Гиндулина һәм пианист Дания Хәйбуллина чыгыш ясаячаклар.

Дәвам »

Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Җаекта булды

7 ноябрьдә Җаекның татар мәдәнияте үзәгендә идарә әгъзалары Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айрат Хәсәнов белән очрашты. Очрашу алдыннан Айрат Хәсәнов Галиәскар Усманов йортында алып барылучы төзекләндерү эшләре барышы белән танышып чыкты. Билгеле булганча, бу төзекләндерү Татарстанның матди ярдәме белән алып барыла. Соңыннан Астанадан килгән кунак тарихи Кызыл мәчеттә намаз кылды. Һәм кич кырын идарә белән очрашты. Әңгәмә барышында ...

Дәвам »

Кырымда татар яшьләренең “Алга” исемле хәрәкате барлыкка килде

Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе I нче Кырым яшьләре конференциясен үткәрде. Төп мәсьәлә: татар яшьләренең “Алга” исемле яңа хәрәкатенең программасын карау иде. Бу программаны “Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы яшьләре лидеры Айшә Хәлилова тәкъдим итте. 2013 елның 10 ноябрендә Ялта, Алушта, Севастополь, Евпатория, Акмәчет (Симферополь), Саки шәһәрләреннән бергә җыелышкан Идел буе татарларының яшь лидерлары “Алга” хәрәкатенең программасын тикшерделәр ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаровны Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе итеп сайлануы белән тәбрик итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары мәҗлесенең яңа сайланган җитәкчесе Рефат Чубаров исеменә тәбрикләү хаты юллады.

Дәвам »

Түбән Новгородта үткән “Милли көй” фестивале мизгелләре

Инде язып үткәнебезчә, унсигезенче октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә “Милли көй” исемле татар мәдәниятына багышланган икенче өлкә фестивале үтте. “Милли көй” фестивале мизгелләрен биредәге фотоларда күреп була.

Дәвам »

Мәскәүдә зур татар җыены үтте

30 октябрь көнне Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә (Асадуллаев йорты) Мәскәүдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең һәм Мәскәү шәһәрендә эшчәнлек алып баручы җирле татар автономияләре җитәкчеләре катнашында зур җыен узды.

Дәвам »