tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 224)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Самарада фаҗигале язмышлы өченче мәхәллә мәчетен искә алу чарасы узды

Самарада егерменче йөз башында Молодогвардейский (Соборная) һәм Маяковский (Торговая) исемендәге урамнар чатында төзелгән өченче мәхәллә мәчетен һәм аның фаҗигалы язмышын зурлап искә алу буенча конференция уздырылды.

Дәвам »

Мөдәррис Вәлиев: Хосусый нәшрият буларак эшли башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды

Әңгәмәбез - егерме елга якын “Мәгариф” нәшриятын җитәкләгән, бүгенге көндә “Мәгариф – Вакыт” хосусый нәшрияты хуҗасы булган һәм мәктәп өчен татар теле, гарәп теле, әдәби уку дәреслекләре һәм заманча “Әлифба” чыгаруын дәвам итүче Мөдәррис Вәлиев белән.

Дәвам »

Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте

24-25 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Кунашак районында урнашкан Усть-Багаряк авылында тантаналы чаралар үтте. Алар бергә өч датаны берләштерде: авыл төзелүгә 305 ел, авыл мәктәбенә – 90 ел, мәктәпкә нигез салучы һәм аның беренче директоры Җамалетдин Камаловның тууына 130 ел. Усть-Багаряк авылы Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Авылның урыны бик матур – ул Синара елгасы ярларында җәелеп утыра. Биредә төрле милләт вәкилләре ...

Дәвам »

Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак

Җиде ел Казанның Киров районында урнашкан дүртенче татар гимназиясендә "Калфаклы сандугач" дигән Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм инструменталь музыка VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрә.

Дәвам »

Казан университетының Алабуга институтында халыкара тюркологик конференция үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла. Үткәрү вакыты: 2014 нче елның 7 нче феврале. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, ...

Дәвам »

Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды

27 октябрьдә Арча районының Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды— мәчет үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды.

Дәвам »