tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 227)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

“Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты

Дәвам »

Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр

23-24 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Түбән Сырга районының Әрәкәй авылында  “Милли мәгарифне үстерүдә  инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дигән  III төбәкара конференция үтәчәк. Аны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм өлкә татарлары конгрессы оештыра. Бу чараның Әрәкәй авылында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Бу авыл үзенең үзешчән коллективы белән дан тота. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстаннан читтәге башка бик күп татар авылларыннан ...

Дәвам »

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Унҗиденче октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты

Дәвам »

ТР Дәүләт Советында Ринат Закировның матбугат конференциясе үтте

“Бөтендөнья татар конгрессы оешканнан алып, 20 ел эчендә без бик нык үзгәрдек. Мин монда татар халкын күз алдында тотам. Татар халкында үзгәреш булмаса, безнең эшчәнлекнең бернигә дә кирәге калмый. Без халкыбызны “татар дөньясы”, дип атый башладык икән, аның ни белән яшәгәнлеген белер өчен, һәрдаим элемтәдә тору мөһим. Төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә яшәгән халык мәгълүмат алуны Татарстаннан башлый. Татарстанга булган омтылыш ...

Дәвам »

Айвар Саттаров: Архитектураның милли йөзе булмау – мәдәни торгынлыктан

Архитектураны ташта гәүдәләнгән музыка диләр. Димәк аны иҗат итү өчен нечкә күңел, кайнар илһам һәм гүзәллекне тоемлау сәләте сорала. Әле тагы төгәллек тә зарур. Төзелеш эшендә һәр миллиметр мөһим.

Дәвам »

Рәмис Аймәт шигырьләре татарны гамьсез йокысыннан уята

Бүген җыр дөньясына килеп керсәң, тузга язмаган шигырь юлларына язылган җырларны тыңлаганда, чәчләр үрә тора башлый. Эстраданың бу кимчелеген сүгә торабыз, ә аңа карап кына мәгънәсез, өч ноталы җырлар кимеми, арта гына бара кебек. Әллә җыр дөньясында саллы шигырь язучы шагыйрьләребез калмады, әллә аларның булганнары да моңа битараф? Тозсыз җырлар арасында йөрәккә ятышлыларын ишетү күңелгә сары май булып ята, әлбәттә. ...

Дәвам »

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Ноябрь уртасында «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Әзербәйҗан башкаласында узачак

Дәвам »

“Халкым минем” тапшыруының Төркиягә сәфәре дәвам итә

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Халкым минем» тапшыруында  Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеме Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең яшәешен, көнкүрешен  яктыртырга дип иҗади сәфәргы чыкты. Беренче көнне  төркем Истанбулдагы борынгы мәчетләрнең берсе «Зәңгәр мәчет»тә булганнан соң, Төркиянең башкаласы Әнкара шәһәренә юл тотты. Бу шәһәрдә иң беренче Тукай урамына килеп, татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәле янында булдылар. Кичен «Казан татарлары мәдәни һәм ярдәмләшү» ...

Дәвам »

Мостафа Өнер: “Татарга татар телен пропагандалау кирәк”

Бу көннәрдә Казанда “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы уза. Әлеге чарада катнашу өчен Казанга килгән Төркиянең Эге университеты профессоры Мостафа Өнер татар теленә кагылышлы фикерләре белән таныштырды. Ул татар телен саклап калу өчен, татарларга татар теле пропагандасы алып бару да кирәк дип саный. Төркиядә туып үскән тел галиме Мостафа Өнер бу җыелышта “Төркия университетларының ...

Дәвам »