tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 150)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

Ринат Закиров: “Уртак эшчәнлекнең татар халкын берләштерүдә роле зур”

БТК Башкарма комитеты рәисе “Ярдәм” мәчетендә булды (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Казанның “Ярдәм” мәчетендә, күрмәүчеләрнең мәчет карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды. Аны мәчет имам-хатыйбы Илдар Баязитов каршы алды, дип яза “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте. “Милли һәм дини оешмаларның уртак эше татар-мөселманнар арасында традицион ислам үсеше өчен мөһим”, – дип ...

Дәвам »

Беренче нәтиҗә билгеле

  Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче сайлап алу туры буенча нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 16-20 декабрь көннәрендә интернет-тест формасында узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем ...

Дәвам »

Киңәйтелгән иҗтимагый киңәшмә үтте.

Чувашиянең Урмай авылында иҗтимагый киңәшмәнең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит Зәйнуллин да катнашты. Көн тәртибендә ике сорау каралды. Беренчесе – Иҗтимагый Советны сайлау; икенчесе – авыр һәлакәтләрдә бер-береңә булышу өчен “Булышу касса” сын булдыру. Беренчесе буенча, унҗиде кеше иҗтимагый Советка сайландылар: Пахалов Рамил Җәләй улы- рәис; Гибатдинов Фәрит Абдулла улы; Сахров Нәҗеметдин Садртдин улы; Садртдинов Линар ...

Дәвам »

Татар дөньясы – бербөтен

Миңа татарлар яшәгән төбәкләргә еш йөрергә, милләттәшләребез белән якыннан аралашырга туры килә. Шуны төгәл әйтә алам: татар дөньясы тулаем Татарстан Президенты атамасын саклап калу ягында.

Дәвам »

Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу

Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Прагага сәфәре барышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле, Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе Александр Владимирович Туров белән дә очрашты. Александр Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары булып эшләгәндә үк Татарстан белән икътисадый багланышларын ныгыткан кеше. Ул Татарстанны яхшы белә. Хезмәтләре өчен, вакытында ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән. Вәкил ...

Дәвам »