tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 90)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

Бүген Васил Шәйхразиев Алматыда эш сәфәрендә

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Казахстанда Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ (КАИ)) филиалын яки вәкиллеген ачарга кирәк дип саный.

Дәвам »

Фәтхи Бурнашны олыладылар

Бу чарада Татарстаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ф.Бурнашның якташлары Ркаил Зәйдулла, Дамир Гыйсметдин, шагыйрьлөр Газинур Морат, Шөмсия Җиһангирова, язучы Фатих Кутлу һ.б. шәхесләр катнашты. Тантанада катнашучылар язучы, драматург хакында Фәтхи Бурнаш турында матур фикерләр яңгырады.. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлауны шагыйрә Шәмсия Җиһангирова җиткерде.

Дәвам »

Татарстан Президенты  Рөстам Миңнеханов ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Татарстан халкы һәм төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарлар исеменнән, шәхсән үземнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм! Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет-шатлык телим!" диелә, ТР Президентының котлавында.

Дәвам »

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды

1995 елның 5 декабрендә ТР Министрлар кабинетының 893 нче карары белән Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелә. 1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла. Яңа мәктәпкә күчкәч, булачак музейның советы, планы төзелә, Мәрҗанинең туганнары һәм галимнәр белән яңадан яңа элемтәләр эзләп табыла. Тупланган экспонатларның да саны ишәя. Җыйналган бай экспонат-материаллардан музей барлыкка китерүне ТР Берләшкән дәүләт музееның (хәзер ТР Милли музее) бер төркем хезмәткәрләре башкара һәм 2000 елның 2 октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачыла.

Дәвам »