enrutat
Баш бит / Архив модератора: Марсель Масагутов (страница 31)

Архив модератора: Марсель Масагутов

«Яңа сулыш» — Булат Ибраһим

"Яңа сулыш" тапшыруның беренче чыгарылышында Булат Ибраһимов. Булат 12 сентябрь көнне Казан ратушасында, "Аксенов-фест-2015" әдәби-музыкаль фестиваль кысаларында, "Йолдызлы билет" 9 нчы Халыкара әдәби премиясенең "Шигърият" номинациясендә лауреат булды.

Дәвам »

Немежис татар җәмгыятенең мәдәният үзәген ачылуы турында

11-12 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров Литва республикасының Вильнюс краенда Немежис татар җәмгыятенең мәдәният үзәген ачу тантанасында һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Дәвам »

«Очрашулар»

Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарыгызга “Очрашулар” телетапшыруын тәкъдим итәбез. Тапшыруның әлеге чыгарылышы Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Кырым делегациясе белән узган очрашуга багышлана. “Очрашулар” –ГТРК «Регион-Тюмень» каналында чыгып килүче чирек гасырдан артык тарихы булган татар телле бердәнбер телетапшыру. Тапшыруның алып баручысы Гөлсинә Ниязова.

Дәвам »

«Татар кызы 2015»

Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Чиләбе шәһәрендә «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесен үткәрә. “Татар кызы” бәйгесе Чиләбе өлкәсендә 2010 елдан башлап үздырыла, быел бәйге федераль статуска ия булды.

Дәвам »