tatruen
Баш бит / Архив модератора: Марсель Масагутов (страница 58)

Архив модератора: Марсель Масагутов

Фәрхәд Фәткуллин: Өйдә татарча һәм русча сөйләшүне тыйдым

Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрхәд Фәткуллин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә булып китте.  “Конгресс кунагы” тапшыруы өчен төшерелгән әңгәмә барышында ул үзе, тәрҗемәчелек эше, балаларга тәрбия бирү алымнары, татарча википедия һәм ничек дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Дәвам »

«Очрашу урыны — Казан»: Габдулла хәзрәт Хәсәнов

“Очрашу урыны – Казан” тапшыруы кунагы Башкортстанның Аскын районыннан килгән милләттәшебез, хаҗи – Габдулла хәзрәт Хәсәнов булды.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан”: Рәүф Фәсхетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы “Дөнья” студиясенең “Очрашу урыны – Казан” тапшыруында чираттагы кунак – Киров өлкәсе татарларының Милли мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. Киров өлкәсе татарлары ничек яши, соңгы вакытта ниләр белән ”яна”, нинди эшләр башкара – болар турыда тулырак безнең видеодан карап белә аласыз.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан” тапшыруы кунагы Гөлтан Бәдретдин: Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли

Бүгенге көндә Финляндиядә 700 гә якын татар яши. Гөлтан Бәдретдин хәбәр итүенчә, Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә туучы балалар саны арта бара. Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә.

Дәвам »

«Татар-кызы» блогының өченче чыгарылышы

”Татар кызы” конкурслары инде татарлар яшәгән һәр төбәктә, илдә уздырыла. Һәр төбәктә җиңгән туташ халыкара конкурста катнашачак.

Дәвам »

Фәрид Мифтахов “Мәчкәрә укулары”нда чыгыш ясады

Бүген Кукмара районы Мәчкәрә авылында “Беренче Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уза. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов та катнаша.

Дәвам »

Татар матбугаты быелгы сентябрь уртасында милләтпәрвәрлеккә игътибар итәме?

Журналист Римзил Вәли  газеталарның атналык 24 битлек "юан" саннарына ("Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Акчарлак", "Безнең гәзит") һәм кайбер журналларга ("Идел"нең татарча һәм русча басмаларына, "Казан утлары"ның сентябрь санына) күзәтү ясап, игътибарын күпләрне дулкынландыручы  милли темаларга юнәлтә

Дәвам »

Студиябез кунагы Равилә Шәйдуллина “Үксезләр” фильмы турында сөйләде

Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллинаның әсәре буенча төшерелгән «Үксезләр» фильмы Казан Халыкара мөселман кинофестивалендә “Тамашачы мәхәббәте призы”н яулады. Фильмның режиссеры — Нурания Җамали.

Дәвам »

Милли матбугат чебешләрен кайчан саныйлар?

Һәр атнада газеталарның 24 битлек юан саннары -"толстушкалар" чыга. Сентябрьгә аяк баскач,"калын" татар басмалар нәрсә турында язалар соң?

Дәвам »