enrutat
Баш бит / Архив модератора: Мунира Сагидуллина (страница 71)

Архив модератора: Мунира Сагидуллина

Татар мөхәррирләре Казанда

Бүген Казанда Русия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары өчен тренинг–семинар  үзенең эшен башлап җибәрә. Әлеге тренинг–семинар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырыла. Семинарда Русиянең 8 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре катнашачак. Программа нигезендә бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу булачак.очрашу вакытында мәгълүмати – ...

Дәвам »

Минзәләдә очрашулар…

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан  районнары белән эшләү буенча бүлек башлыгы Данис Шакиров, һәм мәгълүмати–аналитик идарә  хезмәткәре Гөлүсә Низаметдинова  Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә “Якташым – милләт күрке” исеме астында  уздырылган, студентларның бөтенроссиякүләм семинарында катнаштылар. Семинарга республиканың төрле районнарыннан студентлар, аларның җитәкчеләре килгән иде. “Көллият һәр елның февраль аенда, Советлар Союзы герое Муса Җәлилне искә алу  чаралары уздыра, һәм ...

Дәвам »

Күренекле милләттәшебез вафат булды

Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Балтач районының Карадуган авылындагы “Себер юлы тарихы” музее директоры, китаплар авторы, шактый еллар Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсен җитәкләгән Зиятдинов Бакый Шәймулла улы фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Бакый абый  1930 елның 19 гыйнварында Таузар авылында туган. 1944 елда туган авылындагы “Көрәш” колхозында эшли. 1945–1948 елларда Балтач урта мәктәбендә укып, урта белем ала һәм Казан укытучылар ...

Дәвам »

“Себер иле” яңадан зәңгәр экранга кайтты

Тубылда  татар телендә егерме елга якын чыгып килгән радио һәм теле тапшырулар 2013нче елның август аенда  тукталып торган иде. Ни сөенеч – гыйнвар аеннан шәһәр һәм районда яшәүче милләттәшләребез “Себер иле”н яңадан зәңгәр экраннан карый башлаячаклар. 20 ел дәверендә районның барлык татар авылларында, милләттәшләребез тормышындагы вакыйгалар, гореф-гадәтләребез белән даими таныштырып барган  тапшыруларның  тарихы бар. Без үзебезнең тапшыруларыбызда  телебезнең язмышы, динебез,  ...

Дәвам »

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 91 гариза тапшырылган

Татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Оештыру комитеты беренче нәтиҗәләрен ясады.

Дәвам »

Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!

Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 02 нче гыйнвардан февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр. ...

Дәвам »

Чаллыда шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына «Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңнын тарихын» исеме астында Шиһабетдин Мәрҗани елына багышланган шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте. Аның максаты татар яшьләре арасында интеллектуаль хәрәкәт булдыру, татар теленең кулану өлкәләрен киңәйтү. Бу чара шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә үткәрелде. Бу бәйгенең ...

Дәвам »

Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары арасындагы багланышлар ныгый

2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе тарихыбызны барлау, үстерү юнәлешендә яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары ике арадагы багланышларны ныгыту юнәлешендә эш башлады инде. Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк, Гали авыллары, гомумән, туган як тарихына багышланган киң күләмле китапның бер бүлеге XVIII гасырда беренчеләрдән булып нефть тапкан һәм кара алтын эшкәртүгә нигез салган якташыбыз Нәдер Уразмәтовкә ...

Дәвам »

Тубылда сөяк музее булачак

Әлеге музей Тубыл шәһәренең Ремезов мәйданындагы Минсәлим йортында урнашачак. Тубыл шәһәренең атаклы мәйданында бик горур басып торучы, ике этажлы бу йорт бер караганда гап-гади кебек, әмма даны еракларга таралган. Халык телендә ул Минсәлим йорты дип йөртелә. Шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бу йорт икеләтә кадерле. Кайчандыр бу йортта ата-анасыз калган татар балалары өчен “Кызыл Шәрыкъ” дип аталган ятимнәр йорты урнашкан була. ...

Дәвам »

Сургутта яңа ел кичәсе

Яңа ел бәйрәмен ел саен зарыгып көтеп алабыз, нидер өмет итәбез, Кыш бабай белән Кар кызын дүрт күзләп көтеп алабыз. Әйе, чыршы тирәли әйләнеп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп, шигырьләр сөйләү – бу бәйрәмнең күрке түгел мени? Ә бүләкләр, татлы кәнфитләрне эйтеп торасы да юк. Бар теләкләребезне тормышка ашыручы, рухландыручы, сихри көчкә ия булган бу бәйрәм hәркемнең күңелен күтәрә, дәртләндерә. Сургут шәhәренең татар ...

Дәвам »