tatruen
Баш бит / Архив модератора: Мунира Сагидуллина (страница 90)

Архив модератора: Мунира Сагидуллина

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә 91 гариза тапшырылган

Татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Оештыру комитеты беренче нәтиҗәләрен ясады.

Дәвам »

Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!

Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 02 нче гыйнвардан февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр. ...

Дәвам »

Чаллыда шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына «Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңнын тарихын» исеме астында Шиһабетдин Мәрҗани елына багышланган шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте. Аның максаты татар яшьләре арасында интеллектуаль хәрәкәт булдыру, татар теленең кулану өлкәләрен киңәйтү. Бу чара шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә үткәрелде. Бу бәйгенең ...

Дәвам »

Тубылда сөяк музее булачак

Әлеге музей Тубыл шәһәренең Ремезов мәйданындагы Минсәлим йортында урнашачак. Тубыл шәһәренең атаклы мәйданында бик горур басып торучы, ике этажлы бу йорт бер караганда гап-гади кебек, әмма даны еракларга таралган. Халык телендә ул Минсәлим йорты дип йөртелә. Шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бу йорт икеләтә кадерле. Кайчандыр бу йортта ата-анасыз калган татар балалары өчен “Кызыл Шәрыкъ” дип аталган ятимнәр йорты урнашкан була. ...

Дәвам »

Сургутта яңа ел кичәсе

Яңа ел бәйрәмен ел саен зарыгып көтеп алабыз, нидер өмет итәбез, Кыш бабай белән Кар кызын дүрт күзләп көтеп алабыз. Әйе, чыршы тирәли әйләнеп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп, шигырьләр сөйләү – бу бәйрәмнең күрке түгел мени? Ә бүләкләр, татлы кәнфитләрне эйтеп торасы да юк. Бар теләкләребезне тормышка ашыручы, рухландыручы, сихри көчкә ия булган бу бәйрәм hәркемнең күңелен күтәрә, дәртләндерә. Сургут шәhәренең татар ...

Дәвам »

Калфаклы сандугач

31 нче октябрь көнне Казанның Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач–2013" татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII-төбәкара ачык фестиваль-конкурсының гала–концерты узды.

Дәвам »

Өч гасыр тарихлы татар авылы

Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы Уфа–Шигере авылы 1647 нче елда барлыкка килгән дип санала. Авыл Уфа елгасы буена Екатеринбургтан 140 чакрымда урнашкан. Бүгенге көндә авылда заманча җиһазландырылган яңа урта мәктәп эшләп килә, анда 80 бала татар телендә белем ала. Ә инде авылда барлыгы 400 дән артыграк кеше гомер итә. Иң мөһиме авыл халкы үзенең дингә нык тартылуы белән аерылып тора, бүгенге ...

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »

Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак

Владимир өлкәсенең “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы шушы төбәктә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли мәдәниятне пропагандалау максатыннан шактый эшләр башкара. Телләрне саклау һәм үстерү проекты кысаларында “Яшьләр” Мәдәният сараенда даими “Татар чәе кичләре” уза. Әлеге чара әдәби кичә буларак оештырылса да, гадәти милли ризыклар белән татар чәе эчү, “Мирас” татар иҗат студиясе тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәм, әлбәттә, Казаннан махсус ...

Дәвам »