tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гелюса Низамутдинова (страница 2)

Архив модератора: Гелюса Низамутдинова

Бөтендөнья татар яшьләре Форумы

2 август көнне Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында, Бөтендөнья татар яшьләре Форумының пленар утырышы узды.

Дәвам »

Игътибар!!! Яңалык!!!

Танылган җырлар авторы Галия ханым Сафиуллинаның  “Кереп барам гомер көзләренә” исеме астында чыккан тәүге китабы дөнья күрде. Галия Сафиуллина Чирмешән районы Иске Кади авылында туа. Хәзер Чирмешәндэ яши, иҗат итә. “Кечкенэ чакта шигырьләр язарга ярата идем,тик  нигәдер озак еллар тукталып тордым. 50 яшь тулгач кына тормыш иптәшемә багышлап   жыр язарга уйладым.”Тагын бер кат сине сайлар идем” дигән шигырем  дә ...

Дәвам »

 Без  иманлы  сәфәрдә… 

Соңгы елларда гореф-гадәтләргә,йолаларга һәм бәйрәмнәргә игътибар арта бара.Шулай ук онытыла барган бәйрәмнәрне дә тергезеп,халыкның үзенә кайтаруга омтылыш көчәя.Бу яңартылып килгән кичә-бәйрәмнәр халыкның күңелен ачу максатыннан гына түгел,ә бәлки,үсеп килүче яшь буынның күңеленә иман нуры иңдерү,милләтебезнең гореф-гадәтләре белән таныштыру,аны белеп үзсеннәр,татарлыклары белән горурлансыннар дигән максаттан да оештырыла.Югыйсә бит хәзер саф татар авылларында да татар балаларынынң урыс телендә аралашулары күренә башлады.Мин татар ...

Дәвам »

«Мунчали укулары» өченче тапкыр узды

Чүпрәле районы Мунчали авылында бүген «Мунчали укулары» өченче тапкыр узды. Аны моннан өч ел элек, танылган язучыбыз Туфан Миңнуллинның вафатыннан соң, оештырылган иде. Быелгы укуларда республикабызның  бик күп танылган дин әһелләре,  күрше өлкәләрнең имамнары, галимнәр, язучылар, сәнгать осталары җыелган. Әлбәттә, авылдашлар, райондашлар да кунакка җыелган иде. Җомга намазыннан соң «Мунчали укулары»на җыелган милләттәшләребезне Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлов котлады, ...

Дәвам »

Австралия, Кытай һәм Чаллыдан килгән милләттәшләребез – татар конгрессында

Бүген,  Бөтендөнья  татар конгрессы бинасында Австралиянең Аделаида шәһәреннән, Кытайдан һәм Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән Казан шәһәрен күрергә, аның хозурлыгына соклану максатыннан килгән кунаклар Ринат Закиров белән очрашты. Алар  читтә һәм Татарстанда яшәүче татарлар тормышы турында сөйләштеләр, фикер алышып, булган проблемалары, уңышлары белән уртаклаштылар. Татар халкының милли бәйрәмнәренең никадәр зур берләштерү көченә ия булуын әйттеләр. Конгресс уздырган  төрле проектларда катнашырга теләкләрен ...

Дәвам »