tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гелюса Низамутдинова (страница 4)

Архив модератора: Гелюса Низамутдинова

Казанда “Чәчәк атучы Казан” акциясе дәвам итә

Казанда шәһәрне яшелләндерү буенча “Чәчәк атучы Казан” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Урамнарда, скверларда, паркларда агачлар, чәчәкләр утыртыла. Проект быел яз башында старт алды, һәм аны тормышка ашыру көзгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә 59 мең кв.м мәйданда чәчәкләр утыртылган. Чагыштыру өчен: ике ел элек бу сан 25,5 мең кв. м булган. Паркларда, скверларда һәм бакчаларда чәчәк композицияләрен оештыру ...

Дәвам »

Казанда Гаяз Исхакига багышланган чаралар узачак

Чарада беренче тапкыр Г.Исхакыйга багышланган Татарстан милли музее, А.М. Горький әдәби-мемориаль музее, Татарстан милли архивы, Камал театры музее фондларына сакланучы материаллар күрсәтеләчәк.

Дәвам »

Быел “Art-Мәдхия” Болгарда гает көнне “Түгәрәк уен” кысаларында узачак

Алты ел дәвамында Урмайда оештырылып килгән "Art-Мәдхия" мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр башкару фестивале быел Болгарда "Түгәрәк уен" чарасы кысаларында узачак. Анда быел татарлар гына катнашачак.

Дәвам »

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмабыз ямен…

Җәйнең кыл уртасы, җиләк чоры, җәмәгать. Кемне генә очратсаң да, сүз гел шул җиләк турында.  “Ак калфак” татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиеваның да районда “Җиләк бәйрәме” үткәрү хакында тәкъдимен район башлыгы Марсель Шәйдуллин шундук күтәреп ала, алай гына да түгел, бәйрәмне чиләк тулы җиләкләр белән үткәрү мөмкинлеге дә тудыра. Шулай итеп, узган шимбәдә берничә автобусларда “Ак калфак”, хатын-кызлар, ...

Дәвам »

Ижау балалар бакчасында Сабантуй күңелле узды

Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе  8 июль иртәсе – Сабантуе гөрләп авыл-шәһәрләрдә узганнан соң Удмуртиядә милли бәйрәмебезгә ноктаны Ижаудагы 116 санлы балалар бакчасы куйды. Биредә ике дистә елдан артык татар һәм катнаш гаиләләрдән сабыйларны туган телебезгә өйрәтәләр, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбиялиләр, төрле чаралар әзерлиләр. Ике дистә ел дәвамында биредә татар теле белгече Рәсилә Гатауллина балаларга милли рух сеңдерә. Һәр бәйрәмне ...

Дәвам »

“Энже бөртекләре” җиңүчеләре

Республика күләмендә балалар өчен бәйгеләр әледән – әле  булып тора. Могаллим.ру сайты җитәкчелеге дә  7 яшьтән 18 яшькә кадәрлеләр өчен “Энҗе бөртекләре” исеме астында бисер белән эшләү бәйгесе уздырды. Бәйгедә балалар гына түгел, әти әниләр дә җан атып катнашты. Бүген исә, җиңүчеләребез бүләк алырга дип килделәр. ТР Буа районы Аксу мәктәбе укучылары Хәсәнова Чулпан Радик кызы һәм Хәсәнова Гөлнур Рамил ...

Дәвам »

Ижау Җәмигъ мәчетенә балалар җәйге укуларга җыелды

Дин нигезләрен өйрәнүче милләттәшләребезнең балалары өчен дә җәйге яллар каралган. Жәмигъ мәчете каршында күп еллар балаларны җәйге укуларга җыялар. Лагерьда малайлар-кызлар белем алуларын дәвам итә, күңел ача, кул эшләре белән шөгыльләнә. Мәчет ишегалдында кызлар уйный Ижау Җәмигъ мәчете ишегалдында малайлар туп тибә, кызлар да балалар мәйданчыгында чыр-чу килеп күңел ача. Бу балаларның күбесе Ижау шәһәренең  97нче мәктәбенең  мөселман балаларыннан тупланган ...

Дәвам »