tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен гаилә ныклыгы кирәк
Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен гаилә ныклыгы кирәк

Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен гаилә ныклыгы кирәк

Эшмәкәрләрнең бер төркеме авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында фикер алышты. Биредә сүз крестьян фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеге хакында бара. Очрашуны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ачты. Ул кунакларны республикада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, аларга дәүләт ярдәме, грантлар бирү системасы белән таныштырды.

Узган ел 216 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Шуның 18 млрд сумы фермерларныкы. Россия төбәкләреннән килүчеләр Татарстанда фермерлар, гаилә фермаларының тәҗрибәсен  ачык мисаллар аша өйрәнде. Алар алдында эше уңышлы баручы эшмәкәрләр чыгыш ясады.

Мисал өчен, Тукай районында яшәүче атаклы эшмәкәр, крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов, үзе үстергән бәрәңгене Казахстанга сату юлларын да тапкан. Үзебездә мәктәп, ашханәләрне тәэмин итә. Үҗәт, тырыш булырга кирәк, ди ул. Форумда катнашу элемтәләрне җәелдерергә, чит төбәкләрдә ышанычлы хезмәттәшләр табарга булыша дип ассызыклый.

Биектау районы Торнаяз авылында яшәүче Ленар Латыйпов сыер һәм бозауларын роботлар ярдәмендә тәрбияли. Бездән дә яхшырак карыйлар, ди. Үз эшеңне ничек җәелдерү серләре, проблемалары белән дә яшерми уртаклашты.

Әтнә районы эшмәкәре Илсөяр Абдуллаҗанова ире белән бергә инде 20 ел авыл халкын көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә, камыр ризыклары да пешерәләр. Авыл җирендә эшмәкәрлек уңышлы булсын өчен, халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм ышанычын яуларга кирәк, ди Илсөяр Абдуллаҗанова.

Чит төбәкләрдән килгән фермерлар да тәҗрибә белән уртаклаша. Башкортстанда яшәүче Илфат Әхмәтшин кошчылык белән шөгыльләнә. Ана казлары гына да 8 мең. Узган ел 400 мең данә йомырка җыеп, 250 мең йомыркадан бәбкә чыгартып сатканнар.

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумында Омск өлкәсеннән дә милләттәшләребез катнаша. Айдар Кучуков андагы Үләнкүл авылыннан. Җыенга дүрт туган килгәннәр. Эшмәкәрлеккә барысы бергә өч ел элек алынганнар. Хәзер 130 баш савым сыерлары, 170 баш мөгезле эре терлек, 20 баш атлары бар. 300 г җирдә яшел үлән чәчәләр, 400 г мәйданда  печән әзерлиләр.

Фермерлар, алдан сүз куешкандай, авылларда эшмәкәрлекне үстерү генә түгел, саклап калу да мөһим, диләр. Моның өчен аны мирас итеп балаларга тапшырырга кирәк. Моңа да мисаллар шактый булды.

Чыгыш ясаган эшмәкәрләр балаларын ничек итеп үз эшләренә тартуларын сөйләде. Көтү көтәргә дә чыгаралар, керемнәрне-чыгымнарны санап, акча эшләргә дә өйрәтәләр. Бизнес гаилә ныклыгын, тырышлыкны ярата, ди тәҗрибәле авыл хезмәтчәннәре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*