tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылым тавышлары. Татар эшкуарлары Казанда ни хакында сөйләште?
Авылым тавышлары. Татар эшкуарлары Казанда ни хакында сөйләште?

Авылым тавышлары. Татар эшкуарлары Казанда ни хакында сөйләште?

Авыл халкының нинди гамь, мәшәкатьләр белән яшәвен беләсегез киләме? Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены – моның өчен менә дигән форсат. Узган атна азагында авылым дип җан атып йөрүчеләр, сигезенче мәртәбә республикабызга җыелып, борчу-пробле­малары белән уртаклашты, алга таба ни-нәрсә эшләргә икән дип киңәш-табыш итте. Бөтендөнья Татар конгрессы бу чараны оештыруга бик зур игътибар бирә.

Кемгә ничектер, миңа калса, илебезнең төрле өл­кәләреннән җыелган эшкуарларыбыз өчен бу очрашу кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзләү, тәҗрибә алмашу ягыннан аеруча әһәмиятле. Шушы аралашулар нәтиҗәсендә яңа эшлек­ле багланышлар туа. Алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатында, җыен делегатларына бер авыл ху­җалыгы районын күрсәтү дә отышлы. Быел кунакларны Мөслим районына алып бардылар. Елга-күлләргә бай Мөслим ягы республикабызда кош-корт үстерү белән дан тота. Каз, үрдәк бәбкә­ләре, чеби алырга илебезнең кайсы тө­бәкләреннән генә килмиләр монда?!

Ә менә Дамир Шәң­гәрәевнең ширкәте илдә бер икән! Рязань шә­һәрендә гриппка каршы вакцина ясый торган завод үзенә ки­рәкле биологик чималны – чебеш яралгыларын нәкъ менә Шәңгә­рәевтән сатып ала. Җыен делегатлары өчен элеккеге район “Cель­хоз­техника” берләшмәсе ни­ге­зендә оештырылган “Агромастер” шир­кәте эшчән­ле­ге дә ачыш булды. Сер түгел, бик күп төбәкләрдә сельхозтехника малын уңга-сулга таратып бетерделәр. Ә менә Илгиз Исламов кул астындагы ширкәт бүген чит илләр­нең кыр уңганнары белән дә хезмәттәшлек итә. Заманча чәчкечләр генә түгел, хәтта үз тракторын да җитештерә башлаган ул хәзер. Туйгелде авылы уң­ганнары җитеш­терә торган майны, йогырт­ны да бик ошатты эшкуарлар. Әгәр ошатмасалар, саубуллашыр алдыннан чиратка басып, район башлыгы Рамил Муллиннан автограф алмаслар иде. Әнә ут күршебез, Башкортстанның Кушнаренко районыннан килгән Ирек Бакиров: “Сезнең тәҗрибәне өй­рәнү өчен хакимият башлыгы белән киләбез әле”, – дип белдерде.

Шулай да бу юлларны, Татарстанда бары да яхшы, читтә кайтышрак, дип аң­ларга кирәкми. Күп нәрсә авыл халкының үз эшен оештыруга хирыслыгына, авылым дип җан атып йөрү­че­ләрнең фидакарьлегенә бәй­ле. Әнә җыен мөнбә­рен­нән шагыйрә Шәмсия Җи­һан­гирова атаклы әдиплә­ребез Абдулла Алиш белән Гадел Кутуй туып үскән авылларны чагыштырып күрсәт­те. “Икесен дә күрү насыйп булды: Алиш туган авыл – Спас районының Көек авылы таркалып бара, Кутуйның туган җире – Пенза өлкәсе­нең Кузнецский районындагы Татар Кынадысы авылы чәчәк атып утыра”, – дип сөйләде ул.

Авылым дип өзелеп торган асыл кызларыбызның, ир-егетләребезнең шәһәр җирендә җирсеп, уфтанып ятуларын еш күреп торабыз. Шөкер, шуларның шәһәр вәсвәсәсеннән аерылырга көч таба алганнары да бар. Менә шуларның берсе – Апас районының Карамасар авылында туып үскән Альбина Нигъмәтҗанова җыенның пленар утырышында сагыну хисләрен басалмыйча авылга кайтып урнашуларын халыкка да җиткерде. “Без инде кырыкка җитеп киләбез. Ул кызыксындыру программалары авылга кайтып урнашыйм дигән яшьләр өчен генә икән. Пенсия яшен арттыргач, әлеге программаларда күрсәтелгән яшьне дә арттырып булмыймы соң?” – дип мөрәҗәгать итте ул президиумда утырган республика җитәкчеләренә. Алай гына да түгел. Игенчелек тармагында үз эшләрен башлап җибәрергә теләгән Нигъ­мәт­җановлар җир кишәрлеге ала алмыйча каңгырап йөри икән. “Йөз гектар җир алмакчы идек тә. Бөтен җир кем­гәдер алынган, беркетелгән”, – дип, аптыраганын җиткер­де алар. Авыл хуҗалыгы ми­нис­тры Марат Әхмәтов яр­дәм итәргә вәгъдә бирде.

Лениногорск районында татар атлары үрчетүче Фә­рит Нәбиуллинның да җи­тәк­че­ләргә үтенече бар икән. Дө­рес, ул атлар үрчетүдә түгел, бу төбәкнең мәдәни-рухи үзә­гендә – Бөгелмәдәге мәш­һүр Хәким бай йортында эшләп килүче татар халык театрына дәүләт статусы бирү­дә булышуларын сорап мө­рәҗәгать итте (бу бина төбәк халкы арасында татар мәдә­нияте үзәге буларак та яхшы мәгълүм). Эшкуарларның театрны кайгыртуына ничек сөенмисең!

– Әлбәттә, безгә аралашырга, бергәләп планнар корырга кирәк. Сезнең кебек эшкуар кешеләр – урта сыйныф ул. Сер түгел, барча кеше дә эшкуар була алмый. Бу эш шактый четерекле. Әле җитештерү генә түгел, аны сатасы да бар. Электрон сәүдә итү нечкәлекләренә дә төшенергә вакыт. Сыйфатлы хәләл ризык җитештерәбез икән, аны чит илләр дә бик теләп сатып алачак. Татарстанда шәһәр җирендә мил­ләтне саклау мөмкинлекләре булса да, чит төбәкләрдә бу – шактый кыен эш. Шуның өчен авыл милләтебезне сак­лап калуда ныклы таяныч булып тора. Әгәр сез куәтле, милли җанлы эшкуар булсагыз, татар авылын саклап калу, яшәтү өчен дә этәргеч булачаксыз. Гореф-гадәтлә­ре­безне, мәдәния­тебезне, динебезне, телебезне саклап калу өчен, сез зур эшләр башкара аласыз. Киләчәктә дә шушылай очрашып, киңәш­ләшеп, хезмәттәшлек итеп яшик! – дип сәламләде үз чиратында җыен делегатларын Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов.

Пленар утырыш тәмам­ланганнан соң, иң ишле делегация җитәкчесе, Татар конгрессының Башкорт­стан­дагы вәкиле Алик Локмановтан, бу җыенның файдасы бармы соң, дип сораштым. “Әле ничек кенә! Шушы аралашулар нәтиҗәсендә хәзер татарстанлы, чуашстанлы кар­дәшләребез без­гә ат алыр­га килә. Безне­келәр Чуашстаннан бәрәңге орлыгы ала. Свердловск өлкәсен­нән токымлы сыерлар кайта. Әйтик, Кыйгы районы эшкуары В. Заһиров, Чуашстан эшкуарлары тәҗ­рибәсен өйрә­неп, үзендә крахмал заводы төзи башлады”, – дип сөй­ләде ул. Хәй­рия­челек белән шөгыльлән­гән эшкуарларны хөрмәтләү өчен, танылган хәйрияче Әсгать Галим­җа­нов, эре эшкуарларны дәрт­ләндерү максатында бертуган Шакир һәм Закир Рәми­ев­ләр премиясе булдырырга, озакка сузмый татар эшкуарлары белешмәсе нәшер итәргә тәкъдим итә Алик әфәнде. Чынлап та, кызыклы тәкъдимнәр.

Сер түгел, элегрәк мондый җыеннарга башлыча алыпсатарлар килә иде. Хәзер авылларыбызда аягында нык басып торучы, үзен генә түгел, башкаларны да эшле-ашлы итүче, бик теләп Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре үткәрүче, мәк­тәп, клубларны да кайгыртучы эшкуарлар барлыкка килде. Татар конгрессы уздыра торган авыл эшкуарлары җыенының төп нәти­җәсе бу. Бу көннәрдә затлы мөнбәрләрдән шул фидакарь­ләрнең тавышларын ишеттек. Зарлы, моңлы да, горур, өметле дә ул тавышлар.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*