tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар-информ: IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены үткәрелә
Татар-информ: IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены үткәрелә

Татар-информ: IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены үткәрелә

20-22 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комтитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уздыра. Россия Федерациясенең 30дан артык төбәкге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашачак җыен кысаларында түбәндәге чаралар каралган.

Кичә, 20 мартта, “Казан” милли мәдәният үзәгендә эшкуарлар өчен көндезге 2дән башлап семинар-уку оештырылды. Әлеге семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салымнар турындагы законнар системасындагы үзгәрешләр, федерация һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирү каралган иде. Кичке 6да алар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсы финалын тамаша кылып, милли рухта ял итте.

Бүген, 21 мартта, иртән 9 нчы яртыдан “Корстон” комплексында алар өчен ТР агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе эшли, аннары шунда ук көндезге 1гә кадәр пленар утырышның 1 нче өлеше, “Казан” милли мәдәният үзәгендә 3 нче яртыдан башлап 2 нче өлеше үткәрелә, җыен йомгагы документлары кабул ителә. Соңыннан Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбле концерты була.

22 мартта делегатлар иртәнге 7дә сәфәр чыга: Мамадыш муниципаль районына барып, урындагы эшкуарларның бизнес корылышы белән таныша.

Искәртеп үтәбез: III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены былтыр 14–16 мартта уздырылды. Җыен эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасы районнарыннан, 400гә якын делегат катнашты. Җыен кысаларында делегатлар “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту–тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге, Самара өлкәсе Гали авылы эшкуарлар тәҗрибәсе белән таныштылар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*