tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены
VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

2017 елның 09-11 март  көннәрендә VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены  үтәчәк.

Россия төбәкләрендәге, шул исәптән, әлбәттә, Татарстандагы татар авылларындә җиң сызганып эшләүче уңган 700 милләттәшебез Казанга җыелып, уңай эш тәҗрибәсен тупларга, авыл эшмәкәрлегенең “нечкә урыннарын” барларга тырышачаклар.

Беренче көнне – 9 мартта делегатлар дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар. “Игенчелек” (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык) мәйданчыгы – “Казан” милли мәдәният үзәгендә, “Терлекчелек” (терлекчелек, кошчылык) мәйданчыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау һәм һөнәрчелек” (умартачылык, балыкчылык) мәйданчыгы ТР Мәдәният министрлыгында эшләячәкләр.

Кич белән кунаклар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсеннән “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” дигән тарихи-хореографик спектаклен караячаклар.

10 мартта эшмәкәрләргә Татарстан Республикасының Арча һәм Балтач муниципаль районнары белән танышу мөмкинлеге биреләчәк. Бу районнарода авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карау оештырылачак, шулай ук татар авылларының комплекслы үсеше белән танышып булачак.

Йомгаклау көне – 11 мартта“Корстон” сәүдә–күңел ачу комплексында җыенның пленар утырышы узачак. Аның алдыннан РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*