tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Vlll Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге

ВИДЕО: Vlll Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге

Казанда сигезенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 800 гә якын эшмәкәр килде. Араларында үз җирлекләрендә уңышлы гына эшләп килүчеләр, аягында нык басып торганнары, шулай ук әле төпле киңәш, тәҗрибә туплауга мохтаҗлары да бар. Казан аларны өч көнгә бер урынга җыйды. Форум барышында, дуслашу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Эшмәкәрләр җыенның бер көнен дүрт дискуссион мәйданчыкка бүленеп эшләде. Биредә алар үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде, фикер алышты. Без сезгә шул эшлекле мәйданчыклардан кайбер мизгелләрне тәкъдим итәбез.

Дискуссион мәйданчыклар:

  1. Авыл кешесенең төп байлыгы булган җир белән эшләү ысуллары
  2. Хуҗалык итү төрләре ( КФХ, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары)
  3. Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре
  4. Татар авылының киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*