tatruen

Уңган кыз

«Без татарча сөйләшәбез, без Татар балалары!”

Туган телебезне яратып, хөрмәтләп, ана телендә рәхәтләнеп аралашучы  милләт  балаларын күреп күңел шатлана. Мондый оныклар  тәрбияләгән әби-бабайларга, ул-кызлар үстергән әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.   Туган телебездә матур итеп сөйләүче нәни дусларыбыз өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында махсус  «Без татарча сөйләшәбез, без Татар балалары!” дигән рубрика булдырдык.  Төп героебыз Ләйлә һәм аның туганнары Әнвәр белән Гомәр. Нәни Ләйлә Таишева – “Татарча инстаграмм йолдызчыгы”. Аңа 4 кенә яшь булуына карамастан, ана   телендә сөйләшеп, ул меңләгән кешене үзенең даими тамашачысын итте. Караучылар кызчыкның һәрбер чыгышын көтеп ала. Әнисе Ландышка, әтисе Фәриткә, әби-бабайларына рәхмәт әйтәбез

Мин  татар дип мактанучыларга, “Әби – бабаларыңның татарлыгы белән мактанма, оныкларыңның татарча сөйләшүе белән горурлан”, диябез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*