tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / “Барбарис” инструменталь ансамбле
Инструментальный ансамбль «Барбарис»
Инструментальный ансамбль «Барбарис»

“Барбарис” инструменталь ансамбле

2004 нче елда Төмән өлкәсе Төмән районының Янтык авылы мәдәният йортында, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе композиторлар союзы әгъзасы  Ислам Галимулла улы Сафин җитәкчелегендә “Барбарис” инструменталь ансамбле оеша.

Коллектив репертуарында  И.Сафин эшкәртмәсендә халык җырлары, заманча җырлар урын  алган. Җитәкче гел үсештә, репертуарны баетуда  актив эшли.

“Барбарис” инструменталь ансамбле  күпләгән конкурслар, фестивалләр, смотрларда катнашып халык мәхәббәтен яулаган коллектив. Традициягә кереп киткән “Таң йолдызы”, “Себер чишмәләре”, “Башкала сувениры” фестивалләре лауреаты. Шулай ук коллектив бихисап грамота, рәхмәт хатларына  да ия. Ислам Галимулла улына  өлкә җитәкчелеге тарафыннан татар мәдәниятын, сәнгатен үстерүдә актив эш   алып баруы өчен югары бәя бирелде