tatruen
“Дуслык” иҗади оешмасы

“Дуслык” иҗади оешмасы

“Дуслык” иҗади оешмасы 2000 нче елда Новосибирск өлкәсе Чан районы Тармакүл гомуми урта белем мәктәбендә оеша. Аның җитәкчесе һәм оештыручысы – Валерий Чиянгир улы Шәмсетдинов. Постановка режиссеры– Наталья Тимофей кызы Сөләйманова.

Коллективта ике төркем шөгылләнә: балалар һәм олылар. Төп солистлар һәм катнашучылар: Луиза Ахтариева, Суфия Нургалиева, Надия Ибраһимова, Дания Халикова,  Гөлнур Кәримова, Хафиза Ахтариева, Әльфия Нәбиева.

Төбәктә узучы барлык чараларда да иҗат төркеме актив катнаша. Шулай ук “Себер йолдызлары” татар мәдәнияте бәйгесендә, “Себер Чәйханәсе” төбәкара бәйгесендә, “Җиңү салюты” район бәйгесендә, Чан районының 80–еллыгына багышланган фестивалләрдән, күңелле конкурслардан да читтә калмыйлар.

2003 нче елда иҗади төркемнең биш  талант иясе: С.Нургалиева, К.Нургалиев, Д.Ахтариева, Ю.Каримова, Л.Ахтариева лауреат исеменә лаек булдылар.

2004 нче елда иң яшь җырчы Дәрия Ахтариева “Себер Чәйханәсе” төбәкара бәйгесендә лауреат исеме яулады.

Коллектив елдан – ел яңа үрләр яулый, җиңүчеләр саны артканнан арта бара. Бу күренеш чиксез куандыра да, чөнки репертуарлары да баеганнан байый, эстрада җырлары белән беррәттән татар халык җырлары да күбрәк урын ала.