enrutat
«Хыял тамчылары» ансамбле

«Хыял тамчылары» ансамбле

 “Хыял тамчылары” балалар ансамбле  2007 елда Ульян өлкәсендә оештырыла. Аның сәнгать җитәкчесе – Әлмәтова Алсу Иршат кызы. Ансамбль  4-12 яшьлек талантлы балаларны туплый.

Ансамбль репертуарына татар халык һәм бүгенге эстрада җырлары кертелгән.  Коллектив шәһәр һәм өлкә күләмендә уздырылган һәр чарада – Балаларны яклау көне, Сабантуй, фестивальләр —  актив катнаша. 2010 елда “Хыял тамчылары” Өлкәкүләм уздырыла торган “Сембер карлыгачлары” балалар бәйгесендә “Вокал” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды.