tatruen
“Идел” жыр театры

“Идел” жыр театры

“Идел” жыр театры  үзенең иҗат юлын 2010 нчы елдан Ульяновск шәһәренең татар мәдәни узәгендә Әльфия Рамазанова җитәкчелегендә башлап җибәрә.

Ансамбльнең репертуары эчтәлек ягыннан гаять бай һәм төрле: халык җырларыннан башлап, заман эстрадасы, халык бәйрәмнәренең театральләшкән тамашалары да бар монда.

“Идел” коллективы шәһәрдә,   өлкәдә, күрше регионнарда узучы чараларның актив катнашучысы булып тора һәм үзенең җырлары белән халыкны сөендерә.

Вокаль ансамбльнең солистлары  Чуваш  Республикасында узучы “Урмай моңы” халык–ара фестивале   лауреатлары.

Коллектив бик күп конкурсларда катнашып, дәрәҗәле исемнәр яулый:

  • “Җырлыйк әле” телевизион конкурсы җиңүчеләре (Казан, 2011);
  • Идел буе  округы Самара шәһәрендә  узучы “Халкым минем” фестивале лауреатлары (1 урын, 2011);
  • Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” VI нчы төбәк–ара конкурс – фестиваленең Гран–при  яулаучылары.

“Идел” җыр ансамбле Ульян төбәгенең төрле почмакларында концертлар бирә, милли мәдәниятыбызны үстерүгә үзенең зур өлешен кертә.