tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / «Кыңгыраулар» татар җыры ансамбле
«Кыңгыраулар» татар җыры ансамбле

«Кыңгыраулар» татар җыры ансамбле

Ансамбль 2007 елда Ульяновск шәһәрендә оештырыла. Ансамбльнең җитәкчесе – Гөлнар Тарасова.

Анда  5-15 яшьлек балалар йөри. 2010 елда Өлкәкүләм “Сембер карлыгачлары” халык иҗаты балалар бәйгесендә алар “Вокал” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.

Ансамбль репертуарына халык җырлары, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Р.Вәлиева, З.Минһаҗева сүзләренә иҗат ителгән заманча җырлар кертелгән. “Кыңгыраулар” шәһәр һәм өлкә күләмендә уздырылган барлык чараларда актив катнаша.