tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / “Ләйсән” татар эстрада ансамбле
“Ләйсән” татар эстрада ансамбле

“Ләйсән” татар эстрада ансамбле

Новосибирск өлкәсе

Сәнгать җитәкчесе – Әүлияров Рафыйк Борисович, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

“Ләйсән” – Себердә, аерым алганда Новосибирск өлкәсендә,  татар мәдәниятенең якты үрнәге булган  ансамбль.

Ансамбль 1998 елның мартында  элеккеге “Тургай” коллективына йөрүчеләр составыннан оештырыла. Оешкан елны ул Новосибирск өлкәсенең “Азат Себер” татар иҗтимагый үзәге каршында эшли. Өлкәнең татарлар күпләп яшәгән бөтен төбәкләрен концерт белән йөреп чыгалар. Ә 1999 елда коллектив Новосибирскиның дәүләт филармониясе составына кертелә, Русия, Татарстан һәм Казахстан буенча гастрольләрдә йөри. Хәзерге вакытта “Ләйсән “ансамбле Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге каршында эшли, шәһәр һәм өлкә күләмендә уздырылган һәр чарада катнаша, төбәкара һәм халыкара дәрәҗәдә оештырылган чаралардан да читтә калмый.

Ансамбльнең репертуары бик бай. Алар  борынгы татар халык җырларын, бүгенге көн авторлары әсәрләрен, халык биюләрен башкара, юмор һәм сәнгатьле сүз белән тамашачыны җәлеп итә.

1999 елның апрелендә коллектив “Татар җыры – 99” халыкара җыр бәйгесе дипломанты исеменә лаек була.

2004 елның сентябрендә солистлар Рафыйк Әүлияров һәм Роза Тихомирова V халыкара “Көзге Иртыш моңнары”  татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә  (Казахстан, Семипалатинск) беренче премия лауреатлары, ә 2007 елның апрелендә  II “Җиде йолдыз” халыкара телевизион җыр фестиваленең  (Татарстан, Казан)  лауреатлары  булалар.

2005 елның апрелендә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең – 60, ә Казанның 1000 еллыгына багышлап уздырылган “Барлау” Бөтентатар үзешчән композиторлар   фестивалендә Рафыйк Әүлияров дипломант исемен ала. Ул язган “Себер гимны” иң яхшы ун җыр исемлегенә керә.

2011 елда “Ләйсән” ансамбле Татарстан шәһәрләрен концертлары белән йөреп чыга, 2012 елның апрелендә алар Казахстан тамашачысын сөендерә. Ел саен репертуарларын баетып, яңа әсәрләр өйрәнеп, алар Русия һәм якын көнчыгышта татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә йөриләр.

“Ләйсән” ансамбле Новосибирск өлкәсендә татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә, коллективның эшчәнлеген I Бөтендөнья татар конгрессының  I съездында Татарстанның ул вакыттагы Президенты М.Ш.Шәймиев тә искә алды.

Ансамбльнең составы: Рафыйк Әүлияров – солист, сәнгать җитәкчесе; Роза Тихомирова – солист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; Вильмир Мөхәммәдиев – солист, клавишаларда уйный; Рәис Әүлияров – вокал, гитарада уйный; Әсхәт Шәймәрданов – тавыш режиссеры.