tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Милли белем бирү учаклары / Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этнокультуралы гомуми белем бирүче дәүләт оешмасы
Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы  номерлы татар этнокультуралы гомуми белем бирүче дәүләт оешмасы

Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этнокультуралы гомуми белем бирүче дәүләт оешмасы

Мәскәү шәһәрендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы  номерлы татар этнокультуралы гомуми белем бирүче дәүләт учреждениесе, татар милләтеннән булган балалар өчен, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын, гореф–гадәтләрен өйрәтү максатыннан, 1997 нче елның 1 нче сентябрендә ачыла.

Мәктәптә эшләүче педагоглар арасында өченче педагогик династия укытучылары, Россия Федерациясенең ике атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының өч атказанган укытучысы, халык мәгарифенең ике Отличнигы эшли. Шулай ук,  коллективта   Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталарына, Россия Федерациясе Президенты Премиясенә, Мәскәү шәһәре мэры бүләкләренә лаек укытучылар да бар.

1186 нчы номерлы мәктәп шулай ук фән докторлары, кандидатлары, аспирантлары белән дә аерылып тора.

Укучылар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган  кабинетлар,  татар һәм рус телләрендә китаплар белән тутырылган китапханә,  ике спорт залы, актлар залы, бию залы  заманча эшләнгәнлеге белән үзенә тартып тора.

Мәктәп тулы канлы тормыш белән яши: дәресләрдән соң укытучылар һәм укучылар газета чыгару, төрле конкурсларга әзерләнү белән мәшгуль булсалар, мәктәптә эшләп килүче “Татар халкы мәдәнияты һәм тормышы” һәм “Сугыш батырлары” музейлары эшеннән дә читтә калмыйлар. Балалар өчен бихисап түгәрәкләр,студияләр дә зур кызыксыну уята.

2006 нчы елда “Образование” милли проекты кысаларында уздырылган,  гомуми урта белем бирүче  мәктәпләр арасында Россия Федерациясе Президенты Премиясенә лаек дип табылдылар. Шушы ук елда мәктәпкә Муса Җәлил исеме бирелә һәм үсеп килүче яшь буынга  патриотик тәрбия бирү максатыннан “Җәлилчеләр” оешмасы төзелә. Ел саен,  бөек шагыйрь туган көндә, Мәскәү шәһәре, өлкә мәктәпләре, башка төбәкләрдән килгән яшүсмерләр арасында көрәш буенча турнир уза.

2008 нче елда мәктәп территориясендә Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

Муса Җәлил исемен йөртүче татар этнокультуралы мәктәбе –шәһәр мәктәпләре, башка өлкә мәктәпләре өчен дә педагогик тәҗрибәне уртаклашу урыны булып тора, монда укучыларның мегаполис шартларында яшәүгә яраклашуларын тәрбияләүгә, милли үзаң   булдыруга, милләт җанлы шәхесләр чыгаруга да күп көч куела.

Укучыларның ел саен Кара һәм Азов диңгезләрендә, татар телен практикада куллану өчен оештырылган Татарстан Республикасы лагерьларда ял итүләре әнә шул хакта сөйли.

Мәктәп директоры: Гирфанова Лемма Исхаковна – халык мәгарифе Отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган  укытучысы, икенче дәрәҗәдә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” һәм “Халыклар дуслыгы”  орденнары кавалеры, Мәскәү шәһәренең Люблино муниципаль районы депутаты.

Мәктәпнең адресы: 109559, Мәскәү шәһәре, Белореченская урамы, 19 йорт, 2 корпус.

Телефон/факс: +7 (495) 359-57-47/359-50-47

Мәктәпнең рәсми сайты: tatschool1186.ru

  e-mail: [email protected]