tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатыйх Кәримнең “Ант” шигырен русчага тәрҗемә итү бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Фатыйх Кәримнең “Ант” шигырен русчага тәрҗемә итү бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Фатыйх Кәримнең “Ант” шигырен русчага тәрҗемә итү бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

11 декабрьдә Татарстанның милли китапханәсендә “Казан альманах”ының 15 санын тәкъдим итү чарасы үтте.

Иң күңелле мизгелләрнең берсе  – альманахның алдагы санында игълан ителгән бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү булды. Халыкара ПЕН-клубының  (Бөтендөнья язучыларының ассоциациясе)  Татар үзәге һәм  “Казан альманах”ы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап танылган татар шагыйре Фатыйх Кәримнең “Ант” шигырен татарчадан русчага әдәби тәрҗемә итүдә көч сынашып карарга чакырды. Билгеле булганча, бу шигырь татар әдәбиятының  мәктәп программасына кергән әсәр. Аны берничә буын татар кешесе яттан белә. Бәйгедә катнашучылар арасында иң лаеклылары сайланып алынып җиңү шагыйрьБорис Вайнерга тиешле дип табылды. Икенче урынга Галина Булатова чыкты. Җиңүчеләрне Татар ПЕН-үзәге рәисе, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм “Казан альманах”ы баш редакторы Әхәт Мушинский тәбрикләделәр, сертификатлар, акчалата бүләкләр һәм “Казан альманах”ы  футболкалары тапшырылды.

“Казан альманах”ының яңа санында зур урын танылган татар язучысы, драматур һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга бирелгән. 2015 елда татар җәмәгатьчелеге әдипнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан журнал Туфан Миңнуллинның ике хикәясен, Әхәт Мушинский истәлекләрен һәм драматургның туган ягындагы музееннан репортаж биргән.

“Казан альманах”ының яңа санын тәкъдим итүдә бу санның авторлары катнашты. Афзал Шамов кызы Әлфия ханым татар язучыларының фронттан җиәргән хатларын туплап бирүе, фронт газеталарында хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Ул бер үтә кызыклы сан атады. Бөек Ватан сугышы фронтларында СССР халыклары телләрендә 64 газет чыгарылган икән, шуларның чиреге – 16 татар телендә. Әлфия ханым татар язучыларның фронт газеталарында эшчәнлеге берничек тә өйрәнелмәвенә борчылуын да җиткерде. Эдуард Учаров Казанда туып үскән шагыйрь, тәрҗемәче Сергей Петров иҗаты, культуролог галим Аида Алмазова – Фәрид Яруллин турындагы мәкаләсе, Дина Вәлиева – рәссам Әхсән Фәсхетдиновка багышланган язмасы, язучы Рабит Батулла – шагыйрь, тәрҗемәче Рөстәм Кутуй турындагы истәлекләре турында сөйләделәр.Шагыйрьләр, язучылар – яңа сан авторлары әсәрләре белән таныштырдылар.

Елга ике мәртәбә чыга торган бу басма рус телле язучылар иҗатын яктырту, рус телендә укучыларга тәрҗемәдә татар әдәбияты әсәрләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай ук альманах татар сәнгате әһелләре белән дә таныштырып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*