tatruen
Баш бит / Бөек Җиңүгә – 75 ел / Мин сугыш ятиме…..
Мин сугыш ятиме…..

Мин сугыш ятиме…..

Минем әти, Мухасын Шәйхетдин улы Шәйхетдинов, 1913 елда Камышлы авылында ярлы-крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Минем әтием төскә матур, эшкә батыр егет булып үсеп җиткән. Ул “Молотов” исемендәге колхозда механизатор булып эшли. Ул үз нормасын гел арттырып үти булган һәм аңа Стахановчы исеме бирелгән. Үзебезнең колхоз эше беткәч, күрше колхозга да ярдәмгә аны җибәрә булганнар. Эшләгән кешене яратмаган куштаннар әтиемне хәтта кыйнаганнар да. Ләкин әтием, аңа карамастан, алдынгылыкны бирмәгән.

ЕгетЕгетнең күзе чибәр, уңган  күрше кызы Рәхбәриягә төшә. Әнием Мөхиббулла бабам белән Минсылу әбиемнең бик кадерләп үстергән бердәнбер кызлары була. Әти-әнием 1937 елда никахлашып гаилә кора, ә 1938 елда мин дөньяга киләм. Әти-әнием бары өч ел гына бергә яшәп калалар. 1940 елда аны действительный хезмәткә алалар. 1941 елны сугыш башлана һәм аны турыга сугышка җибәрәләр. Аның сугыш юлы Сталинградта башлана. Аңа “За оборону Сталинграда” медале бирәләр. Әтием Днепр елгасы янындагы каты бәрелеш вакытында, 1943 нең 28 нче сентябрендә геройларча үлә һәм аңа үлгәннән соң “Орден Отечественной войны второй степени” бирелә.

Артка күчәм. Минем әтинең туып-үскән йортында хәзерге “Семья” урнашкан. Мин әле хәтерлим-бу участок өчпочмак кебек иде. Ул өчпочмакта өч өй иде. Аннары ул йортларны күчереп, шул урынга педагогия училищесы салганнар. Педучилище йортында бер таш келәт бар иде.  (Күбегез хәтерлидер әле).  Әтиләрнең өйләре бәләкәй, гаилә ишле. Өй эчендә кысрык булу сәбәпле, әтием белән әнием шул келәттә йоклый булганнар. Ул келәт урынына хәзер йорт салдылар инде. Ә минем әнинең йорты, мин үскән йорт-каршыда, Родничный урамында.

Әти сугышка киткәндә миңа 2 яшь була, ә үлгәндә 5 яшь. Әтисез кеше ятим кеше бит инде ул. Бигрәк тә ул авыр заманнарда әтисезләргә нинди кыен икәнен, үз башыннан кичергәннәр генә белә инде. Иптәш кызларым әтиләре турында сөйләгәндә исем китеп тыңлый идем, чөнки мин ул сүзне белмим бит.

Мин кырда үскәнмен. Өч таяк кадаклап бишек асканнар да, шунда тирбәтеп йоклатканнар мине миннән өлкәнрәк туганнан туган абыем Газый һәм апам Мәсхүдә. “Туң каен” кырында әниләр көлтә бәйләгән, ашлык суккан. Бер истәлек хәтердә калган: әниләр таяклар белән ашлык сугалар. Мин дә кызыктым. Көлтәгә сугам диеп, таяк белән башыма суктым да, тәгәрәп тә киттем. Шуннан соң әни мине кырга алып бармас булды. Әниләр, мескеннәр, атнага бер мунча керергә генә кайтып китәләр иде. Әнинең аягында ак тула оек чабата, кулына җиңсә кия иде. Ашлык кылчыклары кадалып әниемнең беләк-куллары сыткылап, шешеп чыга иде. Мин кечкенә бармакларым белән шушы кылчыкларны чүплим, әниемнең кулларын сыпырам. Әниемне баласы бер генә, оныгын әбисе карар диеп, иң авыр эшләргә җибәрә булганнар. Колхозның кире беткән үгезләрен җигеп урман кисеп ташу дисеңме, язгы ташу вакытларында бозлы су ерып станцадан орлык ташу дисеңме, бар да әнием башыннан үткән. Ә мин “әнием мине ташлап китмә”, диеп артыннан йөгергәнмен. Әниемнең шулвакыт үзәкләре өзелгәнен мин каян белим?! 2-3 балалы хатыннарны авылда калдыра булганнар. Әнием мәрхүм әйтә иде: “Мине колхоз ат итеп җикте, сыер итеп сауды”, диеп.

Мухасын абый хатларын латынча яза булган. Аның сугыш кырыннан язган соңгы хаты да сакланган һәм Роза апа безгә хатның тәрҗемәсен дә китерде:

Минем кадерлеләрем-Рәхбәриям, кечкенә кызчыгым! Сезне сагынып, бер күрергә тилмереп хат язучы әтиегез. Сәлам шулай ук әби-бабайга, мине сораучыларга. Сәлам шулай ук Фәлах, Вәли, Гомәр абзыйларга, аларның гаиләләренә, Махуруй апайга һәм аның гаиләсенә. Ә инде сеңелем Гөлмуруйның кеме туды, кызмы, малаймы, ничек исем куштыгыз? Җизнәй Муллаян кайда хезмәт итә? Үзем әлегә исән-сау. Башка язар сүз юк. Хуш, сау булыгыз.

Элек Сок елгасы аша “Уал” дигән күпер бар иде. Уалның ике ягында да бәрәңге җирләре иде. Ташу киткәннән соң бәрәңге җирләре ачыла, бөтен чүп-чар агып киткән була. Җир өстендә көздән күренми калган бәрәңгеләр калкып чыга. Без шул черек бәрәңгеләрне чиләккә җыеп кайта идек тә, әби лепешкалар пешерә иде. Ашаганда тәмле генә кебек булса да, аннан эчне авырттырып, бөгәрләнеп төшәсең. Черек бәрәңге ашап үлүчеләр дә булды инде.

Тагын берсе. Әби тәрәзә алдында 1 түтәл чөгендер чәчә иде. Шул чөгендер яфрагын турап сөтле аш пешерә иде. Ул ашның тәмлелеге! Файдалы да булган инде ул. Язга чыгу белән тау битләүләреннән кыр суганы-юа җыеп кайта идек. Әрәмәдә төче какы, тигезлекләрдә ачы какы үсә иде. Шуларны күп итеп җыеп, кар базына ыргыта идек тә, кирәк саен алып менеп ашый идек. Без шул үләннәр белән үстек инде. Җимеш диеп карга борыны ашый идек. Әллә ул карга борыны дигән “тәмле җимеш” хәзер бер дә күренми.

Дөрес, ятим үссәм дә, мин үземне бәхетсез диеп санамыйм. Укытучы һөнәре алып,  лаеклы ялга киткәнгә кадәр ярдәмчел мәктәптә тәрбияче булып эшләдем. Вакытында укытучы егеткә кияүгә чыгып, дүрт бала дөньяга китереп, тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаттым. Минем 8 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Аллаһыга шөкер.  Әле мин сугыш ятиме генә түгел, баласын югалткан ана да. 40 яшендә юл һаләкәтенә эләгеп үлгән кызымны җир куенына тапшырдым мин. Бу бик зур югалту булды. Мин аны бик сагынам, йөрәккәйләрем телгәләнә, үзәккәйләрем өзелә минем. Мондый югалтуны Ходаем беркемгә дә язмасын.

Роза ШӘЙХЕТДИНОВА-ГАРИПОВА, Камышлы авылы.
Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.
«Камышлы хәбәрләре».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*