tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ Сугыш җаннарны чырадай телсә дә”…
“ Сугыш җаннарны чырадай телсә дә”…

“ Сугыш җаннарны чырадай телсә дә”…

Түбән Кама шәһәренең 39 балалар бакчасында Бөек Җиңүгә 70 еллык тулу уңаеннан әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә югары категорияле методист Мирхазова Нурзия һәм ”Ак калфак “ оешмасының әгъзалары белән берлектә оештырылды. Бу бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булып мәгариф һәм тыл ветераны, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы,Татарстанның Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы-дистәләнгән китап авторы Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиев иде.

Сәламәтлеге булмау сәбәпле хәрби хезмәткә Галимҗан абый алынмый. Дусларын, авылдашларын фронтка озатканда: ”Сезнең хатларыгызны саклап, истәлегезне мәнгеләштерермен”, – дип вәгъдә биреп кала һәм ул сүзендә тора. Фронт белән әнә шул хатлар аша кавышу-күрешү көннәрен якынайтакан. Бөек Җиңүнең 55 еллыгына изге бер бүләк булып басылган “Солдат хатлары” дип исемләнгән җыентыгы автор архивында сакланучы хатларның байтагын үз эченә алган.

Ә “Сугыш еллары көндәлекләре” дигән китабы Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланып иҗат ителгән. Көндәлек рәвешендә теркәлеп барган кайгылы вакыйгалар җиңү шатлыгы белән тәмамланган.Әлеге язмалар хәтерне уята,күнелне сафландыра, уйланырга мәҗбүр итә.”1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы тырыш хезмәте өчен” медале-шул дәһшәтле еллар истәлеге.

Кичә алып баручының сәламләү сүзе белән башланды һәм моңлы җырлар, дәртле биюләр кичәне бизәде . Арада Галимҗан абый сорауларга җавап биреп утырды.

Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Алла теләсә, 80, 90, 100 еллыгы да булыр. Галимҗан абый кебек фидаи җаннар булганда колачы, дәһшәте буенча тарихта күрелмәгән сугыш,аның каһарманнарының тиңсез батылыгын еллар ,гасырлар тузаны капламас…

Вәсилә Исмәгыйлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*