tatruen
Баш бит / Бөек Җиңүгә – 75 ел / Яз. Җиңү. Шатлык һәм кайгы яшьләре. 70 елга сузылган өмет һәм ышанычлар….
Яз. Җиңү. Шатлык һәм кайгы яшьләре. 70 елга сузылган өмет һәм ышанычлар….

Яз. Җиңү. Шатлык һәм кайгы яшьләре. 70 елга сузылган өмет һәм ышанычлар….

1941 елның 21 июнь иртәсендә фашист Германиясе Советлар союзына һөҗүм итә. Көчләр өстен булганга күрә, илбасарлар чиктәге совет гаскәрләрен тар-мар итеп, ил өстендә зур куркынычлык тудыралар. Күпмилләтле совет халкы үз илен якларга күтәрелә. Фашист гаскәрләренең төп юнәлеше –совет иле башкаласын кулга алу була.

Сугышның башлангыч чоры фронтта авыр җиңелүләр, зур җирләр югалтулар белән бәйле. Әмма, моңа да карамастан совет халкы бар көчен җыеп үз азатлыгы өчен көрәшен дәвам итә.

1942 елның көзендә данлыклы Сталинград сугышы вакытында немец гаскәрләренең стратегик юнәлешен югалтуга китергән тирән борылыш була.

Кешелек хәтерендә Бөек Ватан сугышының иң зур, иң мөһим булган вакыйгалары мәңгегә истә калачак: Поляр аръягы оборонасы, Мәскәү өчен сугыш, Ленинград блокадасы, Ржев сугышы, Сталинград сугышы, Кавказ өчен сугыш, Курск сугышы, Уң яр Украина өчен сугыш, Беларус операциясе, Балтыйк буе операциясе, Будапешт операциясе, Висло-Одер операциясе, Көньяк-Пруссия операциясе, Берлин өчен сугыш.

Дәһшәтле сугыш 1418 көн бара. Бу көннәрдә совет халкы ачлык һәм салкын кичерә, ут һәм су аркылы уза, көлгә калган Хатынь авылын күреп тә рухын югалтмыйча, Освенцим, Бухенвальд кебек концентрацион лагерьларда исән кала….

Бөек Ватан сугышы 1945 елның 8 май көнне үзәк-ауропа вакыты белән 22 сәгать 43 минутта Берлинны алып Германиянең берсүзсез капитуляциясе белән тәмамлана.

Шул вакыттан 70 ел вакыт уза. 70 ел Җиңүле яз. 70 ел буе ышану, өметләнү, көтү. Әниләр, хатыннар сугышта хәбәрсез югалган улларын, ирләрен кайтып керер әле дип көтә, кемнәрдер туганнарының күмелгән урыннарын ачыклау өмете белән яши.

Вакыт узган саен Җиңү көне кадерлерәк, бәйрәм хисе көчлерәк тоела.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерлек барган көннәрдә без “Бөек Җиңүгә– 70 ел” сәхифәсен тәкъдим итәбез. Әлеге сәхифәдә балаларның, укучыларның, милләттәшләребезнең иҗат җимешләре белән таныша аласыз. Безнең һәркайсыбызда сугыш кырында яки тылда Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарыбыз, якыннарыбыз турында хатирәләр яши. Аларның батырлыкларын һәм гамәләрен искә алып без чиксез горурланабыз. Сез дә, кадерле укучыларыбз, Бөек  Җиңүгә багышланган истәлекләрегез, хатирәләрегез һ.б. төрле иҗат эшләрегез(рәсемнәр, шигырьләр, очерклар һ.б.) белән уртаклаша аласыз.

Иҗат эшләрегезне “Бөек Җиңү–70” билгесе белән электрон вариантта түбәндәге адреска җибәрә аласыз: [email protected]

Хөрмәт белән, сәхифәнең авторы һәм алып баручысы Мөнирә Сәгыйдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*