tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда Милли Шура рәисе патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды
Оренбурда Милли Шура рәисе патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды

Оренбурда Милли Шура рәисе патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә эш сәфәрен бүген халкыбызның бөек шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлады. Оренбург өлкәсе – шагыйрьнең туган ягы. Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1913 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда булачак шагыйрь, Тукай, Дәрдемән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый.

Шагыйрьгә һәйкәл Оренбургта 1996 нчы елда, аның тууына 90 ел тулу уңаеннан куела. Ул 22 нче июньдә ачылды. Авторы – сынчы Кадым Җәләлов (Казан). Ачылыш тантанасында Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.

Бүген Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында шагыйрьнең туганы Елена Абдеева катнашты. Ул Оренбург җиренә килгән кунакларга зур хөрмәтләре өчен рәхмәтен җиткерә.

“Патриот-шагыйрьгә һәйкәл күп кенә Россия төбәкләрендә куелган. Бу көннәрдә генә без Калининград өлкәсендә тагын бер бөек шагыйребез – Фатих Кәримне дә хөрмәтләп искә алдык. Ул шул җирлектә Бөек Җиңү якынлашканда, яу кырында ятып калды,” дип белдерде Васил Шәйхразыев.

“Без монда ел саен җыелабыз. Оренбург өлкәсенә килеп, бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салуыгыз, Җәлилгә хөрмәтегез өчен зур рәхмәт,”- диде “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Маннанов.

Исегезгә төшерәбез, 24-26  нчы февраль көннәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Оренбург өлкәсендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*