tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш чоры балалары
Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27 миллионлап кешесен югалта. Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. шуны исәпкә алып, моннан берничә ел элек “Сугыш чоры балалары” проектын гамәлгә куйдык һәм өлкәбезнең татар авылларында яшәүче шушы чор балалары турында системалы рәвештә яза киләбез. бүгенгесен мин туган авылым Грибанга багышларга булдым. Проект геройлары итеп алынган дистәгә якын авылдашым белән бик теләп очраштык, рәхәтләнеп аралаштык. аларның һәркайсын яхшы беләм кебек тоела иде миңа, әмма тормыш катлаулы нәрсә, һәркемнең үз язмышы һәм гомере буена саклап йөрткән үз хәтерхатирәләре бар икән.

Ач килеш эшләдек
Яшүсмер чагы сугыш вакытына туры килгән авылдашым Нәсимә апа Абдулловага да тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була инде. бигрәк коточкыч заманга туры килә аның яшьлеге. берәү дә теләмәс иде бу елларны. Күпләр әтисез кала, абыйларсыз, якын кешеләрсез.
– Без әтиебезне һәм абыебыз Сафаны күпме күз яшьләре түгеп сугышка озаттык. Әниебез алты баласын ач итмәстән, алабута ипиләре, басулардан черек бәрәңгеләр җыеп, аннан кәлҗемә ясап пешереп ашата иде. Без гел сугыш бетәр, әти, абый кайтыр дигән өмет белән яшәдек. Әти кайтты, ә менә Сафа яу кырында мәңгегә ятып калды.
Ул вакытта аяк киеме юк, чабатадан йөрде халык, өскә кияргә дә икеөч кешегә бер кием иде. Җиңүне якынайтыр өчен күп эшләдек, күп тир түктек: урак тотып басуга чыктык, кара җиргә иелеп, коелган бөртекләрне җыеп, эссе кояш астында йөрдек. Ач килеш көнне төнгә ялгап эшләп, саулыксыз да калдык, – ди Нәсимә апа.

Сугыштан соңгы елларда да бик читен була, ләкин соңрак хәлләр бераз җайлана башлый. Нәсимә апа 33 ел дәвамында колхозда савымчы булып эшли, учетчы да була. Соңгы унике ел хат ташучы булып эшли. Элемтә бүлеге күрше Камка авылында урнашканга, шунда җәяү барып, бихисап күп корреспонденцияне җилкәсенә асып китерә, авылдашларына газета, хатлар тарата. Ул гомере буе кияүгә чыкмаган, шуңа да карт көнендә иң якын кешесе – социаль хезмәткәр Рауза Сөннәтова. – Аллаһыга шөкер, Раузам бар, якынча егерме ел инде багып-күреп тора үземне, Ходайның рәхмәте яусын, аяк-куллары сызлаусыз булсын. Хәзер тормышларыбыз җәннәт, пенсияне өйгә үк китереп бирәләр. Дөньяларыбыз тыныч булсын, бүтән мондый сугышлар, ачлык-ялангачлык вакытлары кабатланмасын иде, – ди сабыр әби.

Кычыткан да юк иде
Тугызынчы дистәсен тутырып килүче тагын бер грибанлы сугыш чоры баласы Алия апа Абдуллина ул кадәр күпне хәтерләмәсә дә, бу еллар аның да тормышында тирән яралар калдырган. биш балалы гаиләдә ул бердәнбер кыз була. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк әтисен фронтка озаталар, берәр елдан ул яраланып өйгә кайта. Ә бер-бер артлы сугышка киткән ике туганы Сафа белән исхакка туган якларына кайтырга насыйп булмый, аларның икесе дә дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак була.

– Ул вакытта ашарга аш юк иде халыкка – черек бәрәңге белән кычыткан ашадык, хәтта аларын табу да зур кыенлыклар тудыра иде. Өйләрне ягарга утын юк, салкын өйләрдә утыра иде күпләр. Сугыш беткәч, ашлык үстерә башладылар, аны тегермәндә тартып, әниләребез ипи пешерде. Хәзер, Аллаһыга шөкер, тамак тук, нәрсә кирәк – шул бар, саулыкларыбыз гына чәлпәрәмә килде, – дип искә алды ул елларны авыр сулап Алия апа. Үсеп буйга җиткәч, алар авылдашы Халилулла белән гаилә корып җибәрәләр, кызлары Рауза туа, тик озакламый гаилә башлыгын армиягә алалар, Ватан каршындагы бурычын үтәп, өч елдан соң гына гаиләсе янына кайта. Ул елларга хас булганча, икесе дә җиң сызганып кохозда эшли. Биш балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка чыгаралар. Тик тигез картаерга гына насыйп булмый үзләренә, Халилулла абый бу дөньяны иртә ташлый. Ә соңгарак язмыш Алия апага тагын да зуррак сынау җибәрә – бербер артлы ике улы – Халит белән Абдулланы мәңгелеккә озата. Ана кешегә баласын югалту иң зур хәсрәт, әмма сугыш елларын, аннан соңгы авырлыкларны кичерә алган анага Ходай Тәгалә сабырлыгын, түземлеген бирә.
Бүген Алия апа үз йортында тыныч картлык кичерә. Һәр туган көнгә сөенеп, Ходайдан дөньяларга тынычлык, аяз күк йөзе сорап, сугыш афәте бүтән кабатланмасын дип, хәтем-догада тора.

Авылның иң өлкән кешесе
Хава апа Мулюкова бүгенге көндә Грибанның иң карт кешесе – 5 июльдә аңа 97 яшь тулачак. төрле авыр елларның шаһиты булган, тормышның ачысын-төчесен татыган, матур яшьлеге сугыш чорына туры килгән хава апаның бүгенге көне бик бәхетле – тормышы бөтен, бала-онык-оныкчыклары кадер-хөрмәттән өзми, гел янәшәсендә бөтерелеп торалар.
Хава апа гади тегүчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Абдулазиз ага белән әнисе Сәдәт апа бу өлкәдә иң тәҗрибәле осталар була, шушы кәсеп нечкәлекләрен балаларына да өйрәтәләр. Сугыш башланганчы аларның гаиләсе Ленинград өлкәсендә яши. Тормышлар авырая башлагач, ата күңеле нидер сизгәндәй, гаиләсен Грибанга алып кайту өстендә тора. Бирегә кайтып, матур, үрнәк тормыш белән яши башлый бу гаилә, йорт төзиләр, балалар үстерәләр. Тик бәхетле тормышлары озын гомерле булмый, аларга зур кайгы төшә – гаилә башлыгы чирләп кинәттән вафат була. Алты бала белән тол калган анага күпне күрергә, зур авырлыклар аша узарга туры килсә дә, күңел төшенкелегенә бирелми ул, җиң сызганып эшли, балалары өчен тырыша, аларны кешелекле итеп үстерер өчен бар көчен куя.

Дөньялар тыныч кына барганда, тирә-якны кара кайгыга салып, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул еллар күп кешегә газап китерә, Хава апаны да тормыш бик нык сыный, аның ике абыйсы сугышта катнаша – Вәли аны намуслы үтә, ә Мөхсинәт хәтта хәрби хирург була. Хава апага да фронтка ярдәм итү өчен шактый тырышырга туры килә – яшь кыз буларак, аркасына тегү машинкасы асып, дүрт ел дәвамында һәр көн Уразавылга эшкә йөри – якынча дүрт дистә хатын-кыз фронтка туннар, башка кирәк-яраклар тегә. Үз эшен намус белән башкарганга, Хава апаның хезмәте һәрвакыт җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә, башкаларга үрнәк булып күрсәтелә. 1943 елда сугыштан яраланып кайткан авылдаш егете Батырша белән алар гаилә коралар, җиде бала тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына белем биреп, аякка бастыралар, олы тормышка озаталар. “Безнең әти фронтта җитәкчеләрне йөртә. Шулай бервакыт җитәкчеләре белән төнгә очрап, привал ясыйлар. Барысы да тирән йокыга китә, әти генә уяу тора. Ул якынлашып килүче немец солдатларын күреп ала һәм үзенекеләрне уята. Шул бәрелештә әти яралана, сугыштан ул икенче группа инвалид булып кайтты. Шушы батырлыгы өчен җитәкчеләр тарафыннан бүләкләнә”, – дип сөйлиләр балалары.
Билгеле, сугыштан соңгы еллар да җиңелләрдән булмый, әмма халык бердәм булып, бар эшне бергәләшеп башкара, авылларны торгыза. Хава апа белән Батырша абый да авырлыкларны бергә узып, шатлык-кайгыларны бүлешеп, 63 ел парлы тормышта тигез картаялар. Кызганычка каршы, сугыш афәте күргән, яраланган гаилә башлыгы күптәннән вафат инде. Ә Хава апага исәнлек-саулык теләп, алдагы көннәрендә дә бүгенгедәй улкызларының, килен-кияүләренең, онык-оныкчыкларының кадерхөрмәтендә яшәргә язсын иде.

Авыр елларда корылган гаилә
30 ел авылда имамчылык иткән Касыйм абый һәм Хамдисәнә апа Хәсәновлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирәюньдәгеләргә үрнәк булып 61 ел инде бергә матур тормыш кичерәләр. бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. иң зур куанычлары һәм горурлыклары – өч балалары, дүрт оныклары һәм өч оныкчыклары.
Әйе, барысы да әйбәт бүген. тик балачакларына туры килгән дәһшәтле сугыш еллары гына аларның күңелендә мәңгегә уелып калган. шулай булмый бит, дүрт ел дәвам иткән афәт, аннан соң күргән авырлыклар мәңге онытылмаслык
– Без яшьләр идек, олы абыйларны артлы-артлы сугышка алдылар. Әти карт иде инде, Фатех белән Абдулазиз абзыйлар исән-сау кайттылар, ә Абдулкаюмыбызга кайтырга насыйп булмады.

Ачлык, ялангачлык вакытында үстек – укуларыбызның да рәте юк, уйда уку түгел, аш кайгысы иде. Колхоз атларын фронтка озатып бетергәнгә, үгезләрне өйрәтеп җигә идек, шулар белән Сергачтан ягулык, мәктәпкә утын ташый идек. Комбайннар юк, кырлар чалгы белән чабыла, ашлыкны без көлтәләргә бәйләп, үгез арбасына төяп ташыйбыз, эскертләр өябез. Көнне төнгә ялгап эшләсәк тә, түләү юк, шуңа да кая уч төбенә, кая кесәгә салып бодай урлап китерә идек. Соңрак, үгезләрне атларга алыштыргач кына, хәлләр җиңеләйде бераз. 1950-1951 елларда Абдулла абый Мөхәммәтҗанов пред кергәч кенә икмәккә туена башладык. Сугыштан соң илебезне күтәрү өчен халыкны төрле җирләргә эшкә озаталар иде. Мин алты ай чамасы Краснобак районында, аннары шул кадәр үк Пижмада урман кистем. Армиядән кайткач 30 ел комбайнда эшләдем, ә чәчүдә 44 ел катнаштым. Бүгенгесенә бик шөкер, шул кадәр авырлыклар күреп үссәк тә, майның 9ында 87 яшемне тутырдым, карчыгым белән тигез картаеп киләбез, – ди гаилә башлыгы. Касыйм абый авылда иң оста чабата үрүче булган, күрше Исмаил белән аларны үреп, аскы өлешенә су үтмәсен өчен резин куя булганнар. Үзләре ризыкка туена алмасалар да, бер кисәкне барысына да бүлеп яшәгәннәр, хәтта шулай ук ачлыктан интеккән эткә дә өлеш чыгарганнар. Хамдисәнә апаның әтисе Хафиз Алимов сугышны беренче көненнән алып ахырына кадәр уза. Туганы Исмаил дошман белән бәрелешләрнең берсендә танкында янып үлә. – Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды, дөньяны теләнчелек, урлау басты. Ирләр, уллар, туганнар яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатынкызлар үзләрен аямыйча эшләде. Безнең әби-әниләр Горькийга тоз артыннан җәяү бара булганнар. Ясмык (чечевица), борчак, бәрәңге пироглары пешереп, аларны Сергач вокзалына илтеп, туктаган эшелоннардагы солдатларга сабынга, гимнастерка, портянкаларга алмаштыра булганнар.
Тормышлар бик авыр, өйләр салам ягып җылытыла, күпме генә яксаң да, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде. Айлар буе кычыткан, ат кузгалагы, ачы бәрәңге яфраклары салып пешергән шулпа төп ризык булды. Шулай ачлытуклы бер кырдан кайтмадык: чалгы чаптык, урак урдык, суктырдык, бар эшне кул белән башкардык. Кыскасы, бу авыр тормышта кече яшьтән тернәкләнергә өйрәндек.
Аллаһыга шөкер, бүгенге тормышыбыз – җәннәт. Пенсияләребезгә өстәп, быел Җиңү көненә дәүләт тарафыннан акчалата да ярдәм булды. Безне онытмаганнары өчен барлык түрәләргә, илебез башлыгына рәхмәтемнең иң олысы, – ди Хамдисәнә апа. Бүгенге көндә Касыйм абый белән Хамдисәнә апа тигез матур парлар, үрнәк гаилә булып, яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, матур гына яшиләр.
Аларга алдагы көннәрендә дә тыныч, озын гомер, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын инде.

Урыны түрдә булган әбекәй
Хасибә апа Сөннәтуллина 1931 елда гади авыл гаиләсендә җиде баланың бишенчесе булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа бары тик ун яшь булуга карамастан, бу көнне ул яхшы хәтерли.
– Ул елларда авылда халык саны бик күп иде. Шуңа да һәркем үз эше белән мәш килгән вакытта авыл уртасында урнашкан радиодан: “Сугыш башланды”, – дигән хәбәр таралгач, күк күкрәгәндәй, аяк асты тетрәнгәндәй булды. Олылар бу шомлы хәбәрнең никадәр куркыныч булуын белеп елады, аларга карап дөньяны аңламаган сабыйлар да кайнар яшен агызды.
Шуннан башланып та китте инде газапларга күмелгән тормыш: авылдан ир-егетләрне – әтиулларны, абыйларны бер-бер артлы фронтка озата бардылар. Димәк, бар эшләр хатын-кыз җилкәсенә ятты. Безнең әти начар күрә иде, шуңа да сугышка бармады, әмма җиңүне якынайту өчен тылда байтак хезмәт куйды. Әниләргә ничек тә ярдәм итәр өчен, бала-чага кыр эшләрендә булышты. Билгеле, зур эшләрне безгә йөкләмиләр иде, олылар артыннан тирес салып йөрдек, билчән утадык. Ә инде үсә башлагач олылар белән бертигез эшкә җигелдек: чәчтек тә, урдык та, печән дә чаптык, көлтә дә бәйләдек, үзебездән авыр капчыклар да җилкәбезгә асып йөрдек. Кышлар бигрәк карлы-буранлы була иде, шуңа да кырда калган саламны китерер өчен, элек бил титен яуган карны казырга кирәк була иде.

Ул елларга туры килгән ачлыкны сөйлисе дә юк – бик күпләр сыерларын, йорт җирләрен сатырга мәҗбүр булды. Төп ризык – бөтен яшеллек иде. Кеше бакчаларыннан черек бәрәңге чүпләп йөргән җирдән дә куалар иде. Күрше авылларда ризык өчен тирес сугып йөрдек. Кышлар да бик салкын була иде, өй диварлары суыктан шарт-шорт итә. Ут эзләп, төтен чыккан йортка чаткы сорап йөгерә идек. Ягулык та җитәрлек юк, урман кисәргә качып төнне йөрдек. Тотсалар, балтапычкыны да, кискән агачыңны да алып калдыралар, җитмәсә штраф та салалар.
Шулай да халык бик дус яшәде. Бер гаиләдә бишәр-алтышар кыз үстек. Көн буе кырда эшләп арып кайтуга карамастан, кич белән яшьләр “Анна-Петр”га җыела иде. Өскә, аякка кияргә кием юк. Берәр хәллерәк кешенең йорт эшләрен башкарып, кичен аның яулыгын, яисә күлмәген алып торыр өчен эшли идек. Сугыш тәмамланганны шулай ук халыкка радио белгертте. Яшекарты клуб тирәсенә җыелып елашты: кемдер якынының кайтмавын белеп, кемдер исән калганнарын көтеп яшь түкте, – дип ул еллар хатирәләрен яңартты Хасибә апа.

1954 елда ул авылдашы Батырша белән гаилә корып җибәрә. Бу вакытка тормышлар бераз рәтләнә төшә, колхозларда тракторчыларга икмәк бирә башлыйлар. Балалар үстереп, тигез тормыш кичереп алар 49 ел парлы гомер кичерәләр. Менә 44 ел инде Хасибә апа улы Тимерша, килене Рауза кадерхөрмәтендә матур картлык кичерә. Гаиләнең иң олы буын вәкиле булганга, урыны түрдә аның. “Дөньяларыбыз матур бүген, торып үләргә генә, әмма безгә китәргә вакыт җитте. Биргән гомер өчен Ходайга рәхмәт, улкызларым картаеп килә инде, биш оныгым, биш оныкчыгымны да күрергә насыйп булды. Миңа күрсәткән игелекләрен үз балаоныкларыннан аларга икеләтә күрергә язсын. Амин”, – дигән теләктә калды Хасибә апа.

Урман кисә, күпер төзи
Июнь башында туксан яшен тутырган авылдаш сугыш чоры балаларының тагын берсе – Маһинур апа Билялова. Кайгы-хәсрәтле бу чорны маюк апа (грибанлылар аңа ягымлы итеп шулай дәшәләр) күз яшьләре белән искә алды.
– Күп газаплар аша узарга туры килде сугыш чоры балаларына. Без гаиләдә биш бала үстек, мин иң олылары, димәк, сугыш башланганда әз-мәз дөньяны аңлый торган идем. Кадерле кешем, газиз әткәем Әбүбәкер Үмәровны сугышка озатуыбыз бүгенгедәй күз алдымда. Өйдә моңсулык, күңелсезлек урнашты, барыбыз да елыйбыз. Әти һәркайсыбызны үбеп саубуллашты. Иң кечебезгә ул чакта нибары ай ярым гына. Бишектәге Наилә турында бөтенләй онытып чыгып барганда, әби: “Әбүбәкер, ник бер балаң белән күрешмисең?” – дип әтине туктатты. Ул кайтып, бишектә яткан сабыйны кочагына алды да, елап җибәрде.

Әтине, шулай ук аның белән бер көнне фронтка киткән авылдашларыбыз Абдулла Саберов һәм Абдрахман Хөсәиновны күрше Янауга кадәр елап озата бардык. Әтиебез китте, әни биш бала, каенанасы һәм каенсеңеле белән калды. Барыбызны да ашату, киендерү өчен күп тырышырга туры килде аңа.
Белем алырга безгә булмады – дүрт классны тәмамлап өлгермәдек, укытучыбыз Хәсән абый Биляловка повестка килде. Шуннан башлап мин әни янына эшкә җигелдем – җилкәгә тырма асып, болынга печәнгә йөри идем. Ул чакта әнигә ярты килограмм икмәк бирсәләр, миңа, яшүсмергә, 250 г туры килә иде. Шулай итеп олылар белән беррәттән, караңгыдан караңгыга эшли идек.

Сугыш тәмамлангач, безне, бер төркем авылдашларны, урман кисәргә озаттылар. Шунда ярты елдан артык хезмәт куеп, беренче тиеннәребезне эшләдек. Тир түгеп эшләгән шушы акчага үземә беренче күлмәгемне алып кидем. Авылга кайтуыбызга күп тә үтмәде, “КочкоПожарда күпер җимерелгән”, – дигән хәбәр килде һәм безне ике ай ярымга шунда юлладылар, – дип сөйләде Маһинур апа. 1953 елда аның кулын сорап, авылдаш егете Равил башкодалар җибәрә. Гаиләдә бер тамакка әзрәк булыр дип, әнисе ризалыгын бирә. Яңа гаиләдә яшь киленне балчыктан йорт, яртылаш көл белән ябылган тәрәзәләр, өй тулы халык каршы ала. Әмма бернәрсәдән дә: эштән дә, авырлыклардан да курыкмый торган Маюк апа ире белән күрше авылларга барып, кемгә тирес сугалар, кемгә бакча каералар, кемнең йорт-җирен тәртипкә китереп, бер капчык бәрәңге эшләп кайталар.

Гомер барышында икесе дә колхозда төрле эшләрдә хезмәт итәләр, балалар үстерәләр. Алтын туйга бер ел кала дигәндә, гаилә башлыгы фани дөньяны ташлап китә. Пенсиягә кадәр соңгы 27 ел Маһинур апа җидееллык мәктәптә чисталык өчен җавап тота. – Ул елларда авылда балалар саны күп иде. Билгеле, икенче пар аяк киеме алыштыру юк. Идәннәрдәге пычракны көрәк белән кырып, коедан су ташып юа идек. И, күрдек инде газапларны. Ул авыр, каһәрле еллар башка кабатланмасын иде, – диде Маһинур апа.
Бүгенге көндә ул улы Наил, килене Нурсәнә кадерхөрмәтендә тыныч картлык кичерә. Шәһәрдә яшәүче кызлары Равилә белән Эльмира да якын кешеләрен игътибар-наздан өзми. Балалары, алты оныгы һәм ике оныкчыгы – әбекәйнең иң зур сөенече.

Әтисез үткән гомер
Балачагы сугыш томанына чорналган, ачлы-туклы елларга туры килгән Хадичә апа Мәсумова бу коточкыч чорны төгәл хәтерләмәсә дә, авырлыкны байтак татыган, кече яшьтән эшкә җигелгән, җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән.
– Сугыш башланганны әти-әниләр әйткәндер инде. Аның никадәр коточкыч булуын, болай озакка сузыласын без түгел, үзләре дә аңламаганнардыр. 1906 елгы әтием Каюм Шакеров сугышта үлде, әни өч бала һәм каенсеңеле Зәйнәп белән калды. Әтисез тормышны алып барырга бик кыен иде, әнигә аеруча авыр булды, бик зур җәфа күрде мескенем, күп эшләде – пекарняда да, Мәскәүгә барып та хезмәт итте. Ул бик тырыш, көчле рухлы иде, аның ярдәме белән генә без исән калдык.
Югалып калмаска тырыштык инде, бик күпне аңлап та бетермәгәнбездер. Сугыш башлану халыкка бик начар тәэсир итте. Бар кешедә ачлык иде, кияргә җүнләп кием дә булмады. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризыкка әйләнде. Әниләр көнне төнгә ялгап, “Барысы да Җиңү өчен!” – дип эшләделәр, иген үстерделәр. Яшь идем, ул чакта алай авыр булганы бик исемдә дә түгел, яшьлек белән генә бу авырлыкларны жиңгәндербез, – дип искә алды Хадичә апа сугыш чорларын.

21 яшендә ул тормышын ятимлектә үскән авылдашы Фатех белән бәйли, бергәләшеп алты бала тәрбияләп үстерәләр, җиң сызганып колхозда эшлиләр. Хадичә апа чөгендердә эшләү буенча гел алдынгылар сафында була. Фатех абый да җирле хуҗалыкта хезмәт итә, соңгы көненә кадәр авыл азанчысы вазифасын башкара. Башкаларга үрнәк булырлык тормышта алар 60 ел парлы гомер итәләр. Яшәү дәверендә адәм баласы ниләр генә күрми! Хадичә апаны да язмыш төрле яклап сыный. Ни генә булса да Ходайдан илгә-көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә ул. Авылдашлары да аны хөрмәт итәләр, яраталар. Ә яшь буынга теләге бер аның: «Бәхетле булсыннар, сугышлар беркайчан да булмасын, без күргән авырлыкларны күрергә язмасын».

Кәлҗемә ашап үстек
Грибанлы Разия апа Садекова киләсе айда 91 яшен тутырачак. олы яшьтә булуына карамастан, бүгенгә аяк өстә, камил акылында. – унбер яшендә әнисез калып, 12дә колхозга эшкә чыктым, әти карт иде. туганнарым шәймәрдән белән абдулкадерның сугыштан килгән кара пичәтләрен алгач, әнием бигрәк кайгырды, кинәттән чирләп китеп, ике атна гына ятты да, якты дөньядан китеп барды. Ә абзекайлар безнең бәхетле тормышыбыз өчен Смоленск өлкәсендә ятып калдылар.
Авырлыкларны күп күрдек инде, көне-төне кырда эшләдек, Уразавылдан җилкәгә асып берәр чиләк солярка китерә идек. Урманга утынга йөрдек, утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар гына, ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

Рәхәтләнеп ашарга аш булмады – яз көне кәлҗемә ашый идек. Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайтабыз, ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән, кайчак хәтта кортлаган да була иде. Шуны салкын суда чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде. Болында яшел үлән тотмады халык, барысы да тамакка китте, – ди Разия апа. 19 яшен тутырып, ул авыл егете Вафа белән гаилә корып, алты бала тәрбиялиләр. 52 яшендә тол калса да, бала-оныклары аңа ялгызлыкның нәрсә икәнен белгертмиләр, гел янәшәсендә булалар. Ә аларга Разия апа бай – бүгенге көндә аның унбер оныгы, унсигез оныкчыгы һәм ике онык оныгы да бар. Аларның һәркайсы әбекәйләре өчен өзелеп бара, аны тузаны сөртмәгән урынга да утыртмыйлар. – Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый. Данлы еллар ерагая барса да, баштан үткәннәр онытылмаслык. Шөкер, илебезнең күге аяз бүген. Путинга да рәхмәт, эшләгәннәребезне югалтмыйча, бәйрәм уңаеннан 50 мең сум тапшырды, пенсияләребезне дә кичектерми китерәләр. Ходай Тәгалә бүгенге барлыгымнан, бүгенге сәламәтлегемнән аермасын. Без кичергәннәрне нәселем дәвамчылары күрмәсен иде, – ди Разия апа.

Күргәнегезчә, бүгенге язма геройларының бала чаклары булмаган диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын». Һәркайсына исәнлек-саулык теләп, “шулай булсын иде” дип мин дә кушылам һәм үземне якын кешеләре кебек кабул иткән, күз яшьләре белән балачак хатирәләрен яңарткан, язмышлары белән уртаклашкан өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.

Кушма сәхифәне Румия Хамзина әзерләде.

“Туган як” газетасы

Түбән Новгород өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*