tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясе Җиңү көненә багышланган интернет-флешмобын башлады
Татар дәүләт филармониясе Җиңү көненә багышланган интернет-флешмобын башлады

Татар дәүләт филармониясе Җиңү көненә багышланган интернет-флешмобын башлады

Быел барыбыз да Җиңү көнен бәйрәм итәргә, сугышта катнашкан бабаларыбызны, батырларны хөрмәтләп искә алырга интернет челтәрләре аша берләшәбез. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы һәм Татарстан Республикасы ветераннарының «Балкыш» фестивале Бөек​ Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #татарфилармониясе #балкышфестивале # җиңүкөне интернет-флешмобын башладылар. Флешмобта күренекле артистлар, «Балкыш» фестивале лауреатлары катнаша. Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова, Рәшит Сабиров, Фердинанд Сәлахов, Кирам Сатиев, “Балкыш” фестивале лауреатлары Люция Савельева, Миргарифән Хәннанов флешмобта катнашты, сугыш хәтирәләрен яңартты. Һәркемнең йөрәгендә сугыш белән бәйле ниндидер яра, хәтер, җиңү горурлыгы бар.

Әлеге видеоязмаларны филармониянең вконтакте челтәрләренә кереп карарга мөмкин.

https://matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*