tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды
Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды

Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераннары – Әсхәт Минһаҗетдинов һәм Ришат Исмәгыйлевтә кунакта булды.

Ветераннар белән очрашу барышында Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә аларның сугышчан батырлыгы һәм илебез өчен куркыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен олуг рәхмәтен белдерде. Шулай ук Милли шура рәисе ветераннарны якынлашып килүче зур бәйрәм – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды.

Ветераннар, үз чиратында, Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар өчен бик шат булдылар һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановка рәхмәт белдерделәр.

Әсхәт Минһаҗетдинов тумышы белән Татарстаннан, ул 1923 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. Әсхәт Минһаҗетдинов сугышны Мәскәү шәһәренең Москворецкий районы Халык ополчениясенең 17 нче укчылар дивизиясе составындагы 980нче артполкта разведчик булып уза. Ул Көнбатыш, Брянск, 2 нче Белоруссия фронты составында сугыша. Милләттәшебез «Батырлык өчен» медале, «Белоруссияне азат иткән өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены һәм I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденына лаек була. 2020 елда ветеран “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул  озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә – күз явын алырлык картиналар ясый.

Быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Ришат Исмәгыйлев 1920 елның 15 апрелендә Башкортстанның Нуриман районы Нимисләр авылында туа. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. 42 нче укчы дивизиясенең 455 нче укчы полк элемтә ротасының радистлар взводына билгеләнә. Бөек Ватан сугышын 1941 елның 22 июнендә Брест крепостен яклаучылар сафында каршы ала. Герой-крепостьны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен Ришат Исмәгыйлев II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ришат Салих улы гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган, ул 40 елдан артык Байгилде урта мәктәбе директоры булып эшләгән. «Почет Билгесе» ордены, «РСФСР мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, шулай ук аңа «РСФСРның Атказанган укытучысы» исеме дә бирелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*