tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Игътибар, шигъри бәйге!

ВИДЕО: Игътибар, шигъри бәйге!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шигъри бәйге игълан итә. 2020 елның 5 маена кадәр Башкортстанда туып-үскән шагыйрьләрнең сугыш турындагы әсәрләрен укып һәм видеога төшереп, predvktrb@gmail.com электрон адресына, яки 8986 960 04 08 номерындагы WhatsAppка юллагыз.
Видеоны смартфон, айфон, һ.б. җайланмаларга төшергәндә, горизонталь форматны сайлавыгыз сорала. Видеолар @vkt_v_rb инстаграм битенә (#Җиңү75Башкортстан хештегы белән), ютуб каналына куелачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*