tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рәшит Кәлимуллин Бөек Җиңү уңаеннан флешмоб игълан итте

ВИДЕО: Рәшит Кәлимуллин Бөек Җиңү уңаеннан флешмоб игълан итте

 Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге, Яңа музыкага ярдәм фонды белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан флешмоб игълан итә. Бу хакта Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин социаль челтәрләр аша игълан итте.

«Илебез өчен әһәмиятле булган датаны — Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә төгәл бер ай калды. Без бу датаны көтәбез. Барлык сәнгать әһелләрен әлеге флешмобка кушылырга чакырам. Без, өйләребездә утыруга карамастан, Җиңү көне якынлашуын онытмыйк», — дип мөрәҗәгать итте композитор.

Татарстандагы йортында үзизоляциядә утырган Рәшит Кәлимуллин баянда «Священная война» маршын уйнап видеога төшергән. «Бу минем Түбән Кама музыка училищесында укыганда уйнаган баяным. Мин аны 40 ел кулга алмаганмын. Бүген табып уйнадым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәшит Көлимуллин сәнгать әһелләрен һәм барлык кешеләрне төрле уен коралларындамы уйнапмы, шигырь-җыр беләнме — сугыш чорында яңгыраган әсәрләребезне искә төшерергә чакыра.

«Минем флешмобны баян белән башлавымның сәбәбе — ул сугыш вакытында иң күп кулланылган уен коралы булган. Скрипкалар, виолончельләр алай күп кулланыла алмаган», — ди Рәшит Кәлимуллин.

«Мин бабайларымны күрмичә үстем. Алар икесе дә сугышта һәлак булганнар. Без бу Җиңүне онытырга тиеш түгел», — диде композитор. Ул кешеләрнең һәм илләрнең дә үзара ярдәмләшеп яшәргә тиешлеген искәртте.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*