enrutat
Баш бит / Әңгәмә (страница 17)

Рубрика: Әңгәмә

Мин үзем нәрсә эшләдем?

Разил ВӘЛИЕВ исеме татар кешесенә һәр яктан таныш. Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, депутат һәм милли җанлы татар кешесе ул. Мин аны үзем тел тегермәне белән түгел, игелекле гамәлләре белән аерылып торучы кеше буларак хөрмәт итәм. Дәүләт Советында инде ничәмә-ничә еллар бик күп игелекле эшләр башында торучы кеше буларак ул һәрвакыт диярлек дөнья гизә. Һәр сәфәрендә дөньяның төрле төбәгенә сибелгән ...

Дәвам »

Чуашстанда татар-мөселманнар документлаштырыла башлый

Чуашстандагы татар авылларында мәчетләрдә «Мәхәллә китап»лары булдырыла, «Никах таныклыгы» һәм «Исем таныклыгы» тапшыра башлаячаклар. Чуашстан диния нәзарәтенең «Гөлстан» газеты мөхәррире Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, бу эшләр татар халкының милли мохитын булдыруга бер юл булып тора. – Туу турында һәм никах таныклыкларын эшләү кемнең идеясе булды, кемнең башына килде ул? — Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте президиумының карары бу. Әлеге карар нигезендә нәзарәтнең ...

Дәвам »

Миләүшә Айтуганова: “ТНВ-Планета” татар милләтенә кирәк»

Соңгы арада “ТНВ-планета” татар каналы турында хәбәрләр күп. Татарлар яшәгән төбәкләрдә һәм илләрдә бу уңайдан кызыксыну зур. Шуны истә тотып, без “Яңа гасыр” телеканалы җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганованың “Азатлык” радиосына биргән интервьюсын урнаштырабыз. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә әзерләнеп эфирга чыгачак “ТНВ-Планета” каналы өчен Татарстан хөкүмәте 2012 елга 136,5 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. — Тапшырулар кайсы телдә эфирга чыгачак? — «ТНВ-Планета»ны ...

Дәвам »

Милләткә багышланган ике гомер

Сания Мирхалеева һәм Розалия Сайганова… Бу ике исемне Омски өлкәсендә белмәгән, ишетмәгән татар сирәктер. Омскидагы милли тормышны аларсыз күз алдына китерү дә мөмкин түгел: татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган милли хәрәкәт лидерлары алар. Татар тарихында үз урыннары бар аларның, чөнки милләт хәлен кайгыртып, бар гомерләрен татар халкына хезмәт итүгә багышлаганнар. Һәм бу сүзләр бер дә «кызыл» ...

Дәвам »

Флюра Вафина: «Иҗат — минем тормыш рәвешем!»

Уралда туып-үскән автор-башкаручы Флюра Вафина Мәскәү каласында гомер итә. Бүгенге көндә аның тарафыннан 200дән артык җыр иҗат ителгән. Флюра Вафинаның җырлары берсеннән-берсе төрле темаларга багышланган. Алар арасында хәрби-патриотик рухтагы җырлар һәм хәтта шансон юнәлешендәгеләре дә бар. Флюра Вафина — һәрвакыт шат күңелле, күтәренке рухлы ханым. Аңа төшенкелек дигән сыйфат бөтенләй хас түгел. Ул гына да түгел, шушы кәефен ул башкаларга ...

Дәвам »

Һәр кешенең башында милләтне саклау уе йөрергә тиеш

Бу юлы әңгәмәдәшләрем – икәү. Ягымлы итеп мөнәҗәтләр башкаручы сөйкемле кызыбыз – Гөлчәчәк Сәлимҗанова һәм төрле халык уен коралларында оста уйнаучы егетебез – Дамир Габдрахманов. Иң башта мин алардан үзләре белән таныштыруны үтендем.(Әңгәмә 2009 елның октябрендә үткәрелгән иде) — Гөлчәчәк. Мин Казанның Дәрвишләр бистәсендә эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әнием Әгерҗе районының Чишмә авылыннан, әтием Казан егете. Казан кызы булсам да,  ...

Дәвам »

Австралиядән — Казанга!

2009 елның декабре… Казанда кар яуса да, бик тә җылы яктан килгән кунаклар аның урамнарып гизеп йөри. Алар — Татарстанда һәм Австралиядә яшәүче татарларга яхшы мәгълүм булган Ирек Гариф һәм Аделаидада яшәүче татар рәссамы Әнәс Юлдабай. Инде алты ай Австралиянең Аделаида шәһәрендә музей эшләп килә. Анда килүчеләрне татар тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән нәкъ менә Әнәс әфәнде рәсемнәре таныштыра. Мәхмүт Кашгарый, ...

Дәвам »

Айрат Ибраһимов: “Нигә соң Сезгә генә кирәк бу ана теле һәм милли мәдәният мәсьәләләре дип әйтүчеләр дә булды”

— Айрат абый, туган якларың, нәселең турында беркадәр мәгълүмәт биреп китсәң иде. — Гүзәл табигатьле Башкортстанда дөньяга аваз салырга насыйп булган. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында. Риваятьләр буенча, борынгы болгар бабаларыбыз чукындырудан качып агылганнар бу якларга. Болай безне ТИПТӘР диләр. Башкорт җиренә килеп, ДӘФТӘРГӘ язылганны аңлата бу сүз. Ә язылмаганнар “баубил” – урыс әдәбиятында “бобыль” – буйдак төшенчәсендә кулланыла торган сүз. ...

Дәвам »

Корбангали Юнысов: Казахстанда татарларга мөнәсәбәт яхшы

Билгеле булганча, татарларның шактый зур өлеше Казахстанда һәм Урта Азия илләрендә яши. Аларның күпчелеге, бигрәк тә инде берничә буын шунда туып үскәннәре, җирле халыкның сүз белән аңлатып бирә алмаслык һәм алар үзләре дә сизмәгән үзенчәлеген сеңдергән. Шуны да истә тотарга кирәктер, ул якларда яшәүче татарлар яңа ватаннарының интеллектуаль “каймагын” тәшкил итә. Менә минем әңгәмәдәшем дә — укымышлы, акыллы аксөяк. Аның ...

Дәвам »