enrutat
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 14)

Рубрика: Фотоальбомнар

Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды

Бүген 8 июль кичендә "Казан" мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.

Дәвам »

Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты

5 июль кичендә «Казан» мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты. Сезне сагынып көтеп алдык, бик теләп каршы алабыз һәм татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да бу килүегезне, Универсиада чараларына катнашуыгызны онытылмаслык итергә тырышачак дип ышандыра алам дип сәламләде кунакларны ...

Дәвам »

Борбашта мөселман балалары сабантуе узды

Якшәмбе көн 30 нчы июньдә Татарстандагы Балтач районының Борбаш авылында алтынчы тапкыр мөселман балалары сабантуе узды. Оештыручылар билгеләвенчә, Сабантуйда катнашучыларның саны һәм географиясе елдан–ел киңәя бара, бу елда кунаклар арасында Балтач, Арча, Мамадыш, Кукмара районнары белән бергә күрше Киров өлкәсеннән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны күрергә мөмкин иде. Мондый сабантуйларны үткәрүне башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, ...

Дәвам »

БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татар конгрессы бинасында БТК БК рәисе Ринат Закиров Кытай халык республикасының Синьцзян уйгур автоном районындагы Өремче, Чәүчәк шәһәрләрендә яшәүче татарлар белән очрашты. Милләттәшләребез Татарстанга ата-бабаларының туган яклары белән танышу өчен берничә көнлек сәфәр белән килгән. Алар Татарстанның Кукмара районындагы Олыяз һәм Апас районындагы Урта Балтай авылларына барып, нәсел җепләре белән танышканнар. Шулай ук милләттәшләребез Башкортостанның Төмәнәк авылының 320 еллыгы бәйрәмендә ...

Дәвам »

Тәгәри килде “Түгәрәк уен”

Самарада уздырылган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә Россиянең 17 төбәгеннән 549 кеше катнашты. Аны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкә Мәдәният министрлыгы, аның каршында эшләүче Социомәдәни технологияләр агентлыгы, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе, Самара шәһәре һәм Камышлы районы администрацияләре оештырган иде. Җиңүчеләр «Фольклор-этнография коллективлары», «Фольклор-хореография коллективлары», «Хореография соло», «Балаларның этнография коллективы», ...

Дәвам »

Казанга татар яшьләре җыелды: хисләр, уйлар, фикерләр

Казанда 28-29 августта V бөтендөнья татар яшьләре форумы эшләде. Аның эшендә төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнашты. V бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында 4 секция эшләде, милләттәшләребез “Татар яшьләре һәм Web.2.0”, “Татарларның тарихи мирасы һәм милләтне саклау юллары”, “Бүгенге яшь татарлар тормышында рухи юнәлешләр”, “Милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүдә һәм саклауда заманча технологияләр” ...

Дәвам »