enrutat
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 16)

Рубрика: Фотоальбомнар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашу үтте

26 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында татар җәмәгатьчелеге Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашты.

Дәвам »

Балтачта Тукай көннәре

24 апрельдә Татарстанның Балтач районында Тукай көне үтте. Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала. Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар. Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре — Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, ...

Дәвам »

Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте

Татарстанда 1992 елда барлыкка килгән татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы бүлекчәләренең байтак кына өлкәләрдә эшләп килүе мәгълүм. Ул Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килә. Ә менә Балтачта бу оешма бүлекчәсе юк иде әле.

Дәвам »

Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды

Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының уртак проекты "Театр кунакханәсе"ндә 21 апрельдә кунакта Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова булды.

Дәвам »

Әлмәтнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Урыссуда эшлекле сәфәрдә булды

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бњлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, “Альметьевкий вестник” газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендәге делегация Ютазы районы Урыссу татар гимназиясендә эшлекле сәфәрдә булып кайттылар. “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова иницативасы белән уздырылды. Чарада Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәттән Бөтендөнья ...

Дәвам »

Тормыш чишмәсе хатын-кыз икән

Татар хатын-кызларының хәзерге җәмгыятьтә тоткан социаль роле нинди? Менә шушы темага сөйләшү өчен Киров өлкәсе татар хатын-кызлары 4 апрель көнне Малмыж мәдәният йортына региональ форумга җыелдылар.

Дәвам »

Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

19 нчы апрельдә, язның матур кояшлы көннәрендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда, гадәттәгечә, Сарытауда гөр килеп “Идел йолдызлары” дигән өлкәкүләм балалар фестивале узды.

Дәвам »

Тукай музее яңа экспозиция әзерли

Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясен төзүгә багышланган сөйләшү узды. Тукай музее бинасына ныклап заманча ремонт таләп ителүе турында инде күптәннән әйтелеп килә. Быел, ниһаять, түрәләр ремонт булачак дигән вәгъдә бирде. Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова белдергәнчә, музейның фәнни хезмәткәрләре ремонттан соң урнаштырылачак яңа экспозициянең концепциясен төзегән. Аны раслаганчы, Тукай иҗаты белән яхшы таныш тел һәм әдәбият галимнәренең дә ...

Дәвам »