tatruen
Баш бит / Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы (страница 49)

Рубрика: Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

Оренбурда – “Калфак туе”

22-23 сентябрь көннәрендә Татарстанның берничә районыннан, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Пенза, Киров өлкәләреннән, Премь краеннан, Кыргызстан, Казакъстаннан милләт дип янып йөрүче иң булдыклы һәм актив ханымнар “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә 60 меңләп татар яшәүче Оренбург каласына (ә биредә барысы 600 мең чамасы кеше яши) янә күчмә утырышка җыелды.

Дәвам »

Оренбургта – “Ак калфак” җыены

XVIII-XX гасырларда Оренбург өлкәсе татар мәдәнияте үзәкләренең берсе  булган. Биредә беренче татар театры барлыкка килә, тәүге татар газета-журналлары дөнья күрә.  Бу милләтебезнең күренекле меценаты һәм шагыйре Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев), танылган хәйриячеләр бертуган Гани, Мәхмүт, Әхмәт Хөсәеновларның, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең, патриот шагыйрь Муса Җәлил,  беренче калькулятор һәм электрон исәпләү машиналарын уйлап табучы Бәшир Рәмиев һәм башка мәшһүрләребезнең туган ягы. Биредә “Шура” ...

Дәвам »

Яңа Чишмәдә – юбилей кичәсе

22 нче сентябрь көнне Татарстанның Яңа Чишмә районындагы“Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы Гайфетдинов Мәдинур Гыйльметдин улын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Дәвам »