enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 31)

Рубрика: Дин

Мәчеттә татарчага өйрәтәләр

Казанның «Ярдәм» мәчетендә татар телен өйрәтә торган курслар башланды. Проект «Без татарлар» дип атала. Дәресләр мәчеттә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кичке алтыда уздырыла. Татар теле курсы өч ай дәвам итә һәм бушка уздырыла. Татарстан мөфтияте сайты

Дәвам »

Мәрҗани оныклары белем иленә сәяхәткә чакыра

Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре мөхтәсибәте, башкаланың Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килгән “Балалар” үзәге 11 февраль көнне сәгать 10да “Белем иленә сәяхәт” исемле иртәнге чара уздыра.

Дәвам »

Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районында Мәүлид бәйрәме

Кичә, ягъни 29 нчы январь көнне Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районы җирле татар милли–мәдәни мохтарияте башлангычы белән берничә чара узды. Әлеге оешма Ульяновскиның иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде. Мохтарият рәисе Нәзметдинов Рафаэль Әминович үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды. Бу көндә шәһәрнең 64 нче мәктәбендә Идел ...

Дәвам »

Татар мәкаме белән Коръән укый, мөнәҗәт һәм бәетләр башкара беләсеңме?

Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә халык авыз иҗатына һәм татар халкының рухи мирасына багышланган конкурс үткәрә. Конкурс өч номинациядә уза: халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр) башкару; әдәби мирас үрнәкләрен (“Кыйссаи Йосыф” “Бәдавам”, “Кисек-баш” һ.б.) башкару; татар мәкаме белән Коръән уку. Төбәкара конкурста катнашучыларның яше чикләнмәгән. Беренче этапта 1 мартка ...

Дәвам »

Самарада мәүлидне зурлап уздырдылар

Самарада зурлап Мәүлид бәйрәмен уздырдылар. Аны өлкәнең «Дуслык» иҗтимагый оешмасы Самара өлкәсе Диния назәрәте белән берлектә оештырды. Кичәне мөфти Талип хәзрәт Яруллин шәкертләр белән бергә «Салават» әйтеп башлап җибәрде. Залга җыелган халыкны Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан котлап ислам динен тотканнары саклаганнары, яклаганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде, уңышлар теләде. «Дуслык» иҗтимагый мәдәни оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзасы, әлеге мөбәрәк ...

Дәвам »

Дүртенче мәртәбә «Таян Аллага» бәйгесе үткәрелә

Әдәби сүз, иҗат аша Исламдагы югары рухи кыйммәтләргә игътибар юнәлтү, мөселманнар тормышын, динебез кыйммәтләрен әдәби әсәрләрдә яктырту һәм иманлы буын тәрбияләү ниятеннән «Таян Аллага» конкурсы уздырыла. «ТАЯН АЛЛАГА» ДҮРТЕНЧЕ ӘДӘБИ КОНКУРСЫНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ Россия ислам институты «Таян Аллага» дүртенче әдәби конкурсын игълан итә. 1. Конкурсның максаты. Татар иҗади яшьләр арасында сәләтлеләрне барлау һәм аларны берләштерү. 2. Бурычлары: — сәләтле яшьләргә иҗади ...

Дәвам »

Сазлыклар арасындагы Ләчек халкы да мәчет тирәсендә туплана

Тубыл районының сазлыкар арасына урнашкан Ләчек авылында 25 гыйнварда мәчет ачыла. Бу мәчетне салуның башында торган Алеевлар гаиләсе төзелеш эшләре башлангач та авыл халкының күтәреп алуын әйтә. Кышкы юл – сазлыклар арасында урнашкан себертатар авыллары өчен иң мәшәкатьсез юл. Күпләрдә «Буран» булганга сазлыклар, күлләр катып кар төшкәннән соң олы дөнья белән бәйләнеш даимигә әйләнә. Ләчекләр мәчет ачылышын да шуңа күрә ...

Дәвам »